16+

Һава торышы быел иркәли?

Лаешта “Кыр көне- 2020” күргәзмәсе ачылды.

Һава торышы быел иркәли?

Лаешта “Кыр көне- 2020” күргәзмәсе ачылды.

Лаешта башланган “Кыр көне” күргәзмәсе чаралары дүрт көн дәвам итәчәк. Кыр көнендә Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия республикасыннан 200дән артык компания катнашыр, дип көтелә. Президент Рөстәм Миңнеханов та күргәзмә белән танышачак.

Быел “Кыр көне” алтынчы тапкыр үткәрелә. Пандемия шартларында аны нинди форматта оештырырга дип озак фикерләштеләр. Чаралар ачык һавада узгач, Роспотребнадзорның җитди тәкъдимнәрен истә тотып, бигрәк тә чатырларга кергәндә “битлек” режимын саклап, куркынычсызлык чараларын үтәп, гаттәгечә уздырырга булдылар.

Татарстанның матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова әйтүенчә, республикада һәр дүртенче кешенең тормышы авыл белән бәйләнгән. Республикада 1 милионнан артык баш эре мөгезле терлек исәпләнә. Сөт, бәрәңге җитештерү буенча Татарстан беренчелекне бирми. Кыр көне кысаларында грант откан фермерларга сертификатлар тапшырыла. Күргәзмәдә йөздән артык яңа гибрид культуралар тәкъдим ителә. Анда ун ел сыналган ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан уйлап чыгарылган бодай сортын, шәмәхә бөртекле „Надира“ сортын да күрергә була. Төрле остаханәләр, фәнни конференцияләр, түгәрәк өстәлләр дә оештырылачак.

Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр куллануга аерым игътибар бирелгән. Кунаклар кырларны ташлардан арындыра торган таш җыю җайланмасын аеруча кызыксынып карадылар. Татарстан Премьер министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, быел игенчелек өчен һава торышы кулай. “Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы дәүләт программасы буенча 4 миллион 90 мең тонна уңыш алу ниятләнә. Урып җыюга кадәр әле тагын бер ай вакыт бар. Һава торышы быел безне иркәли. Алга таба да шулай булсын”, – диде министр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading