16+

Һава торышы рекорд куя: ялларда ниләр көтелә?

Ноябрьнең әле бер атнасы гына узды, ә табигать инде карын да күрсәтте, җәйгә хас кояш нурлары белән дә иркәләде, җылы көннәре белән дә сөендерде.

Һава торышы рекорд куя: ялларда ниләр көтелә?

Ноябрьнең әле бер атнасы гына узды, ә табигать инде карын да күрсәтте, җәйгә хас кояш нурлары белән дә иркәләде, җылы көннәре белән дә сөендерде.

Ишеткән булсагыз, октябрь азагында Казанда 114 ел сакланган температура рекорды куелды – 27 октябрьдә һава температурасы +12 градуска күтәрелде. Мондый хәлнең 1905 елдан бирле күзәтелгәне булмаган – башкалада +11,6 градус җылы булган.

6 ноябрь дә рекорд куйды – 12 градуска кадәр җылытты. Бу көннең рекорды әле озак сакланмаган – 2013 елда һава температурасы 11,8 градуска кадәр күтәрелгән.

Әле кичә – 7 ноябрьдә дә һава температурасы 10 градустан югары иде. Ә бүген – 8 ноябрь иртәсенә сизелерлек суыткан. Көн дәвамында яңгырны хәтерләткән җепшек кар яуса, җил кинәт көчәйсә дә аптырамассың. Синоптиклар бу көннәргә  шундый үзгәрешләр фаразлый. Димәк, юлларда бозлавыклар да пәйда булырга мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, Татарстанда шимбә төнге сәгатьләрдә – 0..-5, көндез 2..-3 градус булачак. Якшәмбедә дә һава температурасы шул чама саклана: төнлә – -1..-6, көндез 0..+5 градус булачак.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading