16+

Августтан һәр кеше торагын иминиятләштерәчәк

Табигый бәла-казалар киләсен алдан белеп булмый, быел да җәй башында давыллы яңгыр вакытында кайбер районнарда өйләрне яшен сукты, көчле җил абзар түбәләрен каерып атты. Кызганыч, каралты-кураны, йортларны иминиятләштерү ­турында кеше бары фаҗига килгәч кенә исенә төшерә.

Табигый бәла-казалар киләсен алдан белеп булмый, быел да җәй башында давыллы яңгыр вакытында кайбер районнарда өйләрне яшен сукты, көчле җил абзар түбәләрен каерып атты. Кызганыч, каралты-кураны, йортларны иминиятләштерү ­турында кеше бары фаҗига килгәч кенә исенә төшерә.

Быелның 4 августыннан гамәлгә керәчәк яңа закон нигезендә, бөтен кешене дә табигый бәла-казалардан иминиятләштерер­гә мәҗбүр итмәгәйләре. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазендә бу хакта яңа графа да барлыкка килер дип көтелә. Әлеге яңалык турында Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель ­Шаһидуллин белән сөйләштек.
– Яңа закон гамәлгә кергәннән соң, кешеләр торак­ларын мәҗбүри иминиятләштерергә тиеш булачакмы?
– Юк, чынлыкта, гражданнарны берәү дә мәҗбүр итмәячәк. Иминиятләштерү мәсьәләсе һәр кешенең үз иркендә. Ә менә җирле үзидарәләргә җаваплылык өстәлә – алар халыкны иминиятләштерүгә өндәргә тиеш булачак.

– Әлеге иминиятләштерү нинди очракларда каралган?
– Моны һәр төбәк үзе билгеләячәк. Беренче чиратта бу табигый бәла-казалар, һава торышына бәйле шартлар аркасында килеп чыккан янгын, су басулар, җир тетрәүләр, гарасатлардан килгән зыянны үз эченә ала. Икенче чиратта әлеге иминиятләштерүгә – фатирда чыккан янгын, терракт, подъездны су басу, газ шартлауны да кертергә мөмкиннәр. Халыкны әнә шундый комплекслы иминиятләштерү күбрәк кызыксындыра дип уйлыйм. Әлегә закон тулы көченә кермәгән. Төбәкләр законга кагылышлы норматив хокукый документларны эшләп бетермәгән. Шуңа да иминиятләштерү процессының ничек башкарылачагы төгәл билгеле түгел. Мөгаен, кешеләргә иминиятләштерү компаниясенә барырга туры килмәячәк. Торак-коммуналь түләүләре квитанциясендәге графада күрсәтелгән сумманы түләү җитәр дип фаразлана. Иминиятләштерү турында аерым килешү төзелмәс тә бәлки.

– Килгән зыян 100 процент күләмдә кайтарылырмы икән?
– Тулы компенсация тү­ләнмәс инде анысы. Бер иминиятләштерү акчасы да зыянны тулысынча капламый бит. Шулай да бу акчаларның ярдәме тими калмас. Әгәр дә торак тулысынча җимерелгән, яшәмәслек хәлгә килгән икән, 300-500 меңнән дә азрак түләмәсләрдер, мөгаен. Тулы компенсация алу өчен бәлки өстәмә килешү төзү вариантын тәкъдим итәрләр. Анда тарифлар да, сумма да башка булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading