16+

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарына яңа "глава" билгеләнде

Тимур Алибаев хакимият коллективына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. "15 ел элек мин беренче тапкыр бу залга кергәндә 4 таныш йөз күрдем. Хәзер мин таныш булмаган бер генә кешене дә күрмим. Мин Илсур Рәис улына шундый зур һәм авыр эшне миңа ышанып тапшырганы өчен рәхмәтлемен. Бу елларда мин вакыйгалар эчендә булдым, кешеләр белән үзара аңлашу эзләдем. Барыгызга да рәхмәт белдерәсем килә".

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарына яңа "глава" билгеләнде

Тимур Алибаев хакимият коллективына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. "15 ел элек мин беренче тапкыр бу залга кергәндә 4 таныш йөз күрдем. Хәзер мин таныш булмаган бер генә кешене дә күрмим. Мин Илсур Рәис улына шундый зур һәм авыр эшне миңа ышанып тапшырганы өчен рәхмәтлемен. Бу елларда мин вакыйгалар эчендә булдым, кешеләр белән үзара аңлашу эзләдем. Барыгызга да рәхмәт белдерәсем килә".

Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясенең яңа башлыгы итеп Фәнис Нурмөхәммәтов билгеләнде. Соңгы айда ул район администрациясе башлыгының беренче урынбасары вазифасында эшләде. Моңа кадәр берничә ел шәһәр зооботаника бакчасы белән җитәкчелек итте. Казан Мэры Илсур Метшин бүген администрация коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте һәм Фәнис Нурмөхәммәтовның үзенә ышанып тапшырылган бурычлар белән яхшы таныш булуын ассызыклады.

И.Метшин сүзләренә караганда, Фәнис Нурмөхәммәтов Казан Башкарма комитетында эшләгән елларда зур эш башкарган һәм шактый гына хезмәтләр исемлегенә ия. «Фәнис Вәгыйз улы безнең белән 2008 елдан бирле. Ул пассажирлар ташуны оештыруда эшләде, анда ГЛОНАСС системасын гамәлгә кертү, коммуналь техника, чүп ташу машиналары буенча зур эш башкарды. Без Россиядә бу мәсьәләләр буенча беренчеләрдән идек. Аннары аңа киләсе зур проект ышанып тапшырылды – бу, әлбәттә, безнең яңа зоопарк. Без моңа кадәр узмаган зур юлны үттек. Катлаулы инфраструктура мәсьәләләрен хәл итәргә туры килде. Экзотик хайваннарның зур коллекциясе, коммуналь инфраструктура, төзелеш блогы һәм туклану оешмасы булган зооопарк – бу, чыннан да, кечкенә шәһәр», – диде Мэр. Ул Фәнис Нурмөхәммәтов республика җитәкчелегенә яхшы таныш, дип өстәде, чөнки ТР Дәүләт Советына һәм Казан шәһәр Думасына депутат булып сайланды, соңгысында яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комиссиясен җитәкләде, дип өстәде.

«Барлык өметләрне акларга тырышачакмын. Һичшиксез, традицияләрне, безнең район администрациясен аерып торучы бөтен нәрсәне саклап калырга тырышачакмын, – диде үз чиратында Ф.Нурмөхәммәтов. – Безнең куәтле сәнәгать предприятиеләребез – Казанның гына түгел, бөтен ил горурлыгы. Чылбырларны бәйләү бик мөһим дип саныйм – мәктәп, югары уку йортлары, завод. Зур өмет сезгә, Тимур Лазович, сезнең белән бу планда эшли алырбыз, дип уйлыйм. Шулай итеп, без балаларда бу һөнәрләргә кызыксыну уята алачакбыз, киләчәктә предприятиеләребезне әзер кадрлар белән тәэмин итәчәкбез. Предприятиеләр һәм эшмәкәрлек яшәсә, безнең шәһәр дә чәчәк атачак».

«Социаль мәсьәләләрне үстерү буенча бездә булган барлык программаларны да саклап калачакбыз һәм тырышып эшләячәкбез. Бу йортларга, социаль объектларга, ишегалларына, юлларга капиталь ремонт ясау. Әлбәттә инде, җитештерү оешмалары, халык, җәмәгатьчелек, эшмәкәрлек белән берлектә яңа үсеш нокталарын эзләячәкбез һәм аларны бергә тормышка ашырачакбыз», – дип ассызыклады район хакимиятенең яңа башлыгы.

15 ел Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарын җитәкләгән Тимур Алибаев А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы вазифасына күчә. Казан Мэры билгеләп үткәнчә, Тимур Алибаев вакытында бу районнар зур үзгәрешләр кичергән. «Безнең шәһәр районнарында эшләп туплаган бай тәҗрибәсе Тимур Лазовичка ярдәм итәчәгенә шик юк. Чирек гасыр кешеләргә хезмәт итүгә бирелгән. Ул авыр вакытларда эшли башлады. Халык уңай якка үзгәрешләр көтте. Һәм бу өметләрне Тимур Лазович аклады», – диде Мэр.

И.Метшин сүзләренә караганда, Тимур Алибаев эшләгән елларда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы вазыйфасында 454 күпфатирлы йорт, 185 ишегалды, 33 мәктәп, 17 балалар йорты һәм 14 яшүсмерләр клубы капиталь ремонтланган, 3 транспорт чишелеше, 7 автомобиль юлы, 13 җир өсте һәм җир асты кичүе, 20 балалар бакчасы һәм мәктәбе төзелгән, нульдән 14 парк һәм җәмәгать урыннары төзекләндерелгән, 1000нән артык сәүдә һәм җәмәгать туклануы объекты ачылган.

Казан Мэры Тимур Алибаевка «Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен» билгесе тапшырды.

Тимур Алибаев хакимият коллективына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. «15 ел элек мин беренче тапкыр бу залга кергәндә 4 таныш йөз күрдем. Хәзер мин таныш булмаган бер генә кешене дә күрмим. Мин Илсур Рәис улына шундый зур һәм авыр эшне миңа ышанып тапшырганы өчен рәхмәтлемен. Шуның белән бергә ул миңа бик зур бәхет бүләк итте. Бу елларда мин вакыйгалар эчендә булдым, кешеләр белән үзара аңлашу эзләдем. Барыгызга да рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең белән аралашуны дәвам итәрбез дип өметләнәм. Минем төп казанышым – ул без тудыра алган атмосфера. Без бердәм команда булып эшләдек», – диде элеккеге башлык. Очрашу азагында Тимур Алибаев Фәнис Нурмөхәммәтовка яңа постта уңышлар һәм барлык куелган максатларына ирешүен теләде.

Белешмә:

Нурмөхәммәтов Фәнис Вәгыйз улы 1981 елның 18-нче ноябрендә Татарстан Республикасының Түбән Кама районы Ташлык авылында туган.

2010 елда «Оешма менеджменты» юнәлеше буенча «ТИСБИ» идарә академиясен тәмамлаган.

2003 елның мартыннан 2008 елның сентябренә кадәр «Түбән Кама нефть эшкәртү заводы» ААҖ хезмәткәре булган.

2008 елның сентябреннән 2010 елның февраленә кадәр – «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль унитар предприятие директоры урынбасары вазыйфаларын башкаручы директор ярдәмчесе.

2010 елның мартыннан 2011 елның августына кадәр – «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль унитар предприятие директоры урынбасары.

2011 елның августыннан 2012 елның сентябренә кадәр – «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль унитар предприятие директоры.

2012 елның сентябреннән 2021 елның апреленә кадәр – «Казан зооботаника бакчасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе директоры.

2021 елның апреленнән маена кадәр – Казан шәһәре Башкарма комитетының Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары.

2021 елның 19-нчы маеннан Казан шәһәре Башкарма комитетының Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы.

Бүләкләнгән: «Хезмәт һәм батырлык өчен» мактау билгесе (2019 ел), Казан шәһәре Башкарма комитетының мактау грамотасы (2015 ел), Транспорт комитеты мактау грамотасы (2011 ел), «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль унитар предприятиесе мактау грамотасы белән (2010 ел), «2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлекле медале белән (2014 ел).

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып торган (2019-2021 еллар) .

Өйләнгән, өч бала тәрбияли.

Чыганак: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading