16+

Австралия татарлары: «Телне гаиләдә сакларга кирәк»

Австралиядә яшәүче милләттәшләребез Зөһрә һәм Айсылу Садрилар, Суфия һәм Мөшәррәф Вәлиевалар, читтә гомер итүләренә карамастан, саф татар телендә сөйләшәләр. Алар фикеренчә, тел гаиләдә сакланырга тиеш. 

Австралия татарлары: «Телне гаиләдә сакларга кирәк»

Австралиядә яшәүче милләттәшләребез Зөһрә һәм Айсылу Садрилар, Суфия һәм Мөшәррәф Вәлиевалар, читтә гомер итүләренә карамастан, саф татар телендә сөйләшәләр. Алар фикеренчә, тел гаиләдә сакланырга тиеш. 

Суфия һәм Мөшәррәф Вәлиевалар Австралиянең Аделаида шәһәрендә яшиләр. Суфия апа анда татар-башкорт җәмгыятен җитәкли, Ә Мөшәррәф апа балаларга татар телен укыта. Апа-сеңелләрнең әби-бабалары тумышлары белән Татарстаннан. 
– 16-18 яшьлек вакытларында ук алар Апас һәм Кукмара районнарыннан Кытайның Үргәнеч шәһәренә чыгып киткәннәр. Аннан гаиләбез Австралиягә күчкән. Кайда гына яшәсәләр дә, үз телләрен, гореф-гадәтләрен саклап калганнар. Без – аларның дүртенче буын вәкиле. Татарстаннан 150 ел элек аерылган булсак та, шөкер, телебез саклана. Аделаидада үзебезнең татар җәмгыяте, татар мәктәбе бар. Мәктәп атнага бер тапкыр якшәмбе көнне эшли. Балаларны Татарстанга «Сәләт» лагерена да алып килгәлибез, – дип сөйләде журналистлар белән очрашуда Суфия Вәлиева. 

Мөшәррәф ханым дүрт бала үстерә. Балалары барысы да татарча яхшы белә. 
– Машинада барганда, балалар үзара инглизчә сөйләшә башласа, мин машинаны туктата идем дә, татарчага күчмәсәгез, беркая да алып бармыйм, дия идем. Балаларга телне өйрәткәндә бик таләпчән булдым. Укытып чыгарган укучыларым үзләре әни-әти булдылар. Хәзер аларның балалары йөри мәктәпкә. Читтә яшәсәк тә, телне сакларга тырышабыз, – ди ул. 
Айсылу Садри тумышы белән Татарстаннан, 2011 елда ул Австралиягә кияүгә чыгып киткән. 
– Тормыш иптәшем Равил – Австралия татары. Өйдә татарча һәм инглизчә сөйләшәбез. Олы кызыбызга – 4,5 яшь. Ул ике телне дә яхшы белә. Австралиядә берничә телне белү бик хуплана. Балаларга кечкенәдән үк телләрне белү кирәклегенә төшендереп үстерәбез. Балалар бакчасында Гармония көне билгеләп үтелә, ул көнне балалар милли костюмнарыннан да килә ала. Анда үз милләтләре белән таныштыралар, милли ризыклары турында сөйлиләр, үз телләрендә сөйләшеп күрсәтәләр. Бу да балаларда милләтләренә карата горурлык хисе уята, – ди Айсылу. 

Зөһрә Садри исә Австралия шәһәрендә туып-үскән. 
– Гаиләдә үзара татар телендә аралаштык. Әти-әниемә телне саклауларына бик зур рәхмәт. Кызым тугач, аңа да телне өйрәтү мөһимлеген аңладым, әмма татарчам алай ук камил түгел иде. Телне үзем яхшылап белми торып, кызыма аны өйрәтергә авыр булуын аңладым һәм үзем дә телне тирәнрәк өйрәнергә керештем. Татарча күп укыдым, күп аралашырга тырыштым. Хәзер үз телемдә рәхәтләнеп аралашам, – ди ул. 
Балалар тәрбиясенә килгәндә, Зөһрә белән Айсылу Казаннан татарча китапларны күп итеп алып кайталар. Алар җитмәгән очракта, Зөһрә инглиз телендәге китапларны үзе татарчага тәрҗемә иткән. Интернет аша татар мультфильмнарын да карыйлар. Әмма, алар сүзләренчә, татар мультфильмнары Габдулла Тукай белән Абдулла Алиш әкиятләренә нигезләнеп кенә төшерелгәннәр. Яңа төрле кызыклы мультфильмнар юк дигән фикердә тора алар. 
Милләтне сакларга гореф-гадәтләр дә ярдәм итә. Австралия татарлары ел да Сабан туен, Ураза һәм Корбан гаетләрен, Тукай кичәләрен уздыра.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading