Автосалоннарда яңа яки тотылган автомобиль сатып алганда кулланучыларның хокуклары еш кына бозылу очраклары күренә.
Мисал өчен, сатып алучыны автосалонга китерергә җәлеп итү максатыннан, телефон аша яки рекламада автомобиль бәясен арзан итеп күрсәтү.
Скопировать ссылку
Автосалоннарда яңа яки тотылган автомобиль сатып алганда кулланучыларның хокуклары еш кына бозылу очраклары күренә.
Мисал өчен, сатып алучыны автосалонга китерергә җәлеп итү максатыннан, телефон аша яки рекламада автомобиль бәясен арзан итеп күрсәтү.
Сатучы автомобильне күрсәткәнче үк сату-алу килешүе төзүне, аванс, залог түләүне таләп итә икән, бу да хокук бозу дип исәпләнә. Чөнки килешүдә, автомобильне сатып алудан баш тарткан очракта, түләнгән акчаның бер өлеше яки тулысынча тотып калынуы турында шарт язылган була.
Базар бәясеннән түбән бәягә машина тәкъдим итүчеләргә сак карарга киңәш ителә. Сатучыдан сату-алу килешүе проектын электрон почтага җибәрүне сорарга, шулай ук сезне кызыксындырган автомобильнең бәясе һәм характеристикасы турында мәгълүматны, алдан танышу өчен, сорарга мөмкин.
Килешүне имзалаганчы аны яхшылап өйрәнергә кирәк, шул ук вакытта вак шрифт белән язылганнарның барысын да укырга онытмагыз. Документның нинди дә булса пунктлары канәгатьләндерми яки туры килми икән, имза куярга ярамый.
Килешүдә автомобильне китерү сроклары, аванс күләме, сатучы гаебе белән сатып алудан баш тартсагыз, аны кире кайтару тәртибе, шулай ук модель модификациясенең тулы тасвирламасы (завод комплектациясенә туры килсен!) күрсәтелергә тиеш. Бары тик укып чыккан килешүне генә имзалагыз.
Әгәр дә менеджер документ алып китеп, күпмедер вакыттан әйләнеп килсә, бу килешүне кабаттан җентекләп укып чыгыгыз. Иң куркынычсыз юл – банк картасы белән түләү, акча белән түләгәндә акча кертү фактын раслаучы документ таләп итәргә кирәк; теләсә кайсы очракта да касса чегы мәҗбүри (шул исәптән электрон рәвештә) булырга тиеш.
Нәрсәләрне тикшерү мәҗбүри?
Машинаны алып китәр алдыннан, аның дефектлары булу-булмауны тикшерегез – тырналган эзләр, янчелгән урыннар һәм башка кимчелеге юкмы. Двигательнең, шасси һәм кузовның VIN номеры килешү шартында күрсәтелгән белән туры килергә тиеш.
Комплектлаштыруны, техник сыеклык күләмен карагыз. Әгәр машина ачык һавада булса, аны карар алдыннан дефектларны күрер өчен, машинаны юу сорала.
Автомобильне кабул итү-тапшыру актын җентекләп тикшергәннән соң гына имзалагыз.
Автомобильләрне кредитка сату, артык түбән бәя, килешүне имзаларга һәм автомобильне караганчы аванс кертергә һәм офиста тулы комплект документлар (килешү, транспорт чарасы паспорты, гарантия талоны яки сервис кенәгәсе) булмау сатып алучыны сагайтырга тиеш.
Комментарийлар