16+

Авыл кешеләре бушлай үсентеләр һәм орлыклар алды

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан авыл халкына орлыклар бирү программасы буенча 10 млн сум акча бүлеп бирелде.

Авыл кешеләре бушлай үсентеләр һәм орлыклар алды

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан авыл халкына орлыклар бирү программасы буенча 10 млн сум акча бүлеп бирелде.

Әлеге программа нигезендә авыл халкына үсентеләр һәм орлыклар бушлай тапшырыла, бу киеренке икътисади вазгыять шартларында авыл кешеләрен эш белән тәэмин итәргә һәм республиканың азык-төлек иминлеген булдырырга булыша, дип хәбәр итә министрлык матбугат үзәге.  
Орлыклар белән тәэмин итүче операторлар буларак районнарның кулланучылар җәмгыятьләре һәм Татпотребсоюз системасы кооперативлары чыкты, соңыннан алар тарафыннан ук авыл халкы үстергән уңышны җыеп алу һәм сату күздә тотыла. 

“Татпотребсоюз” рәисе урынбасары Ренат Бикбов “Шәһри Казан”га сөйләгәнчә, районнарга барысы 31 тонна чәчүлек суганы, 1 тонна кишер, 820 килограмм кызыл чөгендер орлыгы тапшырылган. Бүгеннән 160 мең данә кәбестә үсентесен бирә башлаячаклар. Орлыкларны Мәскәү өлкәсеннән кайтарганнар, ә үсентеләрне Лаештагы “Нармонка” хуҗалыгыннан алачаклар.
Әлеге программа 2015-2016 елларда гамәлдә булган, аннары туктап торган. Быелгы вазгыятьне истә тотып, программаны яңартканнар. Президент моның өчен акча бүлеп биргән.

Район башкарма комитетларына орлыклар һәм үсентеләр бирәчәкләрен әйтеп, хатлар язылган. Алар авыл советларына хәбәр итеп, теләгән кешеләрнең исемлеген булдырган. Үстергән яшелчәләрен авыл халкы кулланучылар җәмгыятьләренә тапшыра. Райпо яшелчәләрне сатып алып, көзге ярминкәгә алып барып сата. Халыкка акча эшләү мөмкинлеге дә бу.

Кайбыч районы Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте рәисе Салават Халиков орлыкларны райпо кибетләренә һәм мәктәпләргә таратуларын сөйләде. Районга 400 килограмм чәчүлек суган, 25 килограмм чөгендер, 20 килограмм кишер орлыгы кайткан.
– Халык рәхмәтләрен әйтеп, бик теләп алды. Кәбестә үсентеләрен дә алып кайтып бирәчәкбез, – диде ул.  

Катлаулы икътисади вазгыятьтә халыкка ярдәм күрсәтү максатыннан мамадышлыларга да бушка 800 килограмм суган, 25 килограмм кишер, 15 килограмм чөгендер һәм 4000 данә кәбестә үсентесе таратаканнар.

Районда йортлары, бакчалары булмаганнарга, үзләрен яшелчә белән тәэмин итә алсыннар өчен, бушка җир участоклары да бирәләр. Матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Кадыйрова әйтүенчә, районның алты-җиде кешесе Кызыл тау авылында бирелә торган җир участокларында яшелчә үстерергә теләк белдергән.
– Бу – әлегә пилот проект. Халыкка җир бушка бирелә һәм ул сукаланган, яшелчә яки бәрәңге утыртырга әзер. Бәлки, алдагы елларда да бушка куллану мөмкинлеге бирелер, – диде ул.

Пандемия шартларында белгечләр авыллардан йортлар, шәһәр читендәге бакча-дачалар алырга теләүчеләрнең саны артты дип белдергән иде. Әлеге тенденция Мамадышта да күзәтелә икән. Җир участогыннан кулланырга теләк белдергән берничә гаилә шалтыратып, авылдан йорт сатып алулары турында әйттеләр, ди Гөлназ.    

Анна Арахамия фотосы

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading