16+

Авыл клубы берчак тулырмы?

Авыл саклансын өчен нәрсә кирәк? Мәктәп, кибет һәм клуб! Бу өч бина эшләп торган торак пунктта тормыш беркайчан да бетмәячәк. Беренче икесе бетә икән, клубның кирәге калмый да. Чөнки анда йөрүче булмаячак.

Авыл клубы берчак тулырмы?

Авыл саклансын өчен нәрсә кирәк? Мәктәп, кибет һәм клуб! Бу өч бина эшләп торган торак пунктта тормыш беркайчан да бетмәячәк. Беренче икесе бетә икән, клубның кирәге калмый да. Чөнки анда йөрүче булмаячак.

Кеше ипи-май белән генә туймый ул. Ипиләп чәй эчкәннән соң, күңел ризыгы турында уйлана башлый. Ә авылда андый азыкны бары китапханә һәм клубларда гына табарга була.

Кеше – төп ресурс

...Яшерен-батырын түгел, без, кеше арасында күп йөри торган журналистлар, гади халыктан: «Әй, нәрсәгә салалардыр инде акча әрәм итеп шул яңа клубларны, ул акчаны башкага тотсыннар иде», – дигән сүзләр дә ишетәбез. Авылда клуб салына икән, димәк, без алай ук начар яшәмибез. Димәк, республика җитәкчелеге рухи азык хакында да кайгырта. Бу начармы? Юк, әлбәттә!

Ул клублар бит буш тора, дияр, кайберләрегез. Сезгә әниемнең туган авылындагы клубны мисал итеп китерәм. Чирмешән районы, Якты Тау авылында урнашкан ул. «Президент» программасы буенча салынган клуб. Авылда 100-150 йорт. Күпчелекне 70тән узган картлар тәшкил итә. Яшь гаиләләр дә бар. Җәйге ялларда аларның балалары өчен клуб алдында лагерь оештырыла. Халыкара хатын-кызлар көне, Корбан ашлары, Өлкәннәр көне, Сабан туйлары – кыскасы, бөтен бәйрәмнәрне дә гөрләтеп үткәрәләр. Аеруча Яңа еллар күңелле үтә анда. Шәһәрдән кайт­кан кунак­лар да кушыла тамашага. Җиз кыңгырау таккан атларда Кыш бабайлар йөри. Клуб гөр килеп тора. Акча каян алалар, дисезме? Шул авылда туып-үскән иганәчеләр ярдәм итә. Бигрәк тә Сабан туйларын уздырганда. Китапханәсе дә эшли.

Авылда инде берничә елдан бирле яңа йортлар калка башлады. Үземә үзем каршы килеп булса да әйтәм: авылда мәктәп тә, кибет тә юк. Ә клуб һәм мәчет эшли! Бу нәрсәгә бәйле? Әлбәттә, кешегә!

Тышыннан билгеле чүлмәк

Күптән инде күзәткәнем бар: җитәкче нинди булуына карап, оешманы да билгеләргә була. Ә җитәкченең асылы аның тәрбиясенә бәйле. Мәдәният министрлыгына яңа җитәкче килгәч тә, ниһаять, бу тармакка да үз кешесен куйдылар, дип сөенгән идем. Чөнки Ирада Әюпова тышкы кыяфәте белән генә дә зәвыклы ханым икәне күренеп тора. Ул эшли башлагач республиканың мәдәни учреждениеләрендә чагылыш тапкан үзгәрешләр дә моңа дәлил. Кайбер директорларны, җитәкчеләрне алмаштыруына дәгъва белдерүчеләр дә булмады түгел. Тик ул – җитәкче. Димәк, шулай дип күрә. Ирада ханым – чып-чын мәдәниятле, мәдәни кеше. Ул катнашкан чараларда моңа кабат инанам.

...Министрлыкның мәдәниятле икәнен каян беләсең соң син, кызый, диярсез. Сүзем юкка гына авыл клубларыннан башланмады. Быел алар өчен беренче тапкыр «Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты» конкурсы үткәрелде. Җиңүчеләргә 200 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр сертификатлар бирелде. Республика бюджеты өчен бу  бик вак сумма булса да, авыл клубы өчен исә искиткеч зур!

Мәдәниятнең, иҗатның, сәнгатьнең башы авыл клубыннан башлануын аңлаган министрны мактамый тагын нәрсә эшлисең инде?! Күпме танылган артистлар иҗат юлын шул клубларда башлый. Инде танылып төрле дәрәҗәле исемнәр алгач та, халык алдында чыгыш ясар өчен авыл клубына килә. Бөтен клубларда да идеаль мөдирләр эшләми анысы. Бу – табигый күренеш. Шулай да республиканың мәдәни тормышын җанландыруда, кадрлар әзерләүдә авыл клублары алыштыргысыз.

– Мәдәният ул җирдән чыга. Сезнең тормышыгызның, һәр көнегезнең бәхете – мәдәният йортларында, – диде Ирада Әюпова һәм мондый конкурсларның киләсе елларда да үткәреләчәген әйтте.

Министр дулкынлана

– Ел башында бу фестивальне ничек үткәрү хакында сөйләшкәндә, бик күп бәхәсләр туды. Мәдәният йортлары салганга хәзер безгә бик күп дәгъвалар ишетергә туры килә. Ә анда кешеләр йөрергә, тормыш кайнап торырга тиеш. Бар нәрсәне дә чаралар үткәрүгә генә калдырыр­га ярамый. Анда балалар белән дә эшләргә кирәк. Бездә бик күп мөмкинлекләр бар. Теләк кенә булсын, – ди тармак җитәкчесе.
Ирада Әюпова үзе дә эшен яратуын яшерми. Үз-үзеңә ышанырга кирәк, ди.
– Бу бәйгедә җиңүче һәм җиңелүчеләр юк, чөнки аңарда бары безнең халык кына җиңүче. Без бит халык өчен эшлибез. Сезнең барыгызны да яратам. Минем өчен иң мөһиме –үзегез! Сезнең эшегез булмаса, профессиональ сәнгать тә, профессиональ театр да булмаячак. Безнең сәнгать җирдә басып тора.

Туй үпкәсез булмый, ди. Бу конкурста да, ник мин җиңмәдем инде, диючеләр булгалагандыр. Андыйларга министрлык һәрвакыт ачык, ди Ирада Әюпова.

– Кешеләр сездән хәзер бөтенләй башка әйберләр көтә. Дискотека уздыру гына җитми. Интернет, телевизор булганда, кешеләрнең горизонтлары киңәя. Шуңа да бу бәйге безнең өчен әле үз-үзебезне эзләү дә. Чын сәнгать ул – зур диңгез кебек. Ләкин теләсә кайсы профессиональ сәнгать вак елгалар белән туена. Милләтнең, халыкның милли мәдәнияте, профессиональ сәнгате булмаса, ул халыкның киләчәге дә юк.

Бер җылы сүз

Конкурсны оештыручылар мәдәният хезмәткәрләренең күңелен күрү өчен бик нык тырышкан. Номинацияләрдә җиңүчеләрне игълан итәргә Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһиров, Алинә Шәрибҗанова, Айдар Фәйзрахманов, Әсхәт Хисмәт һәм башка күренекле шәхесләр чакырылган. Алар мәдәният хезмәткәрләрен котлап чыгыш та ясады. Гадәттә, һәрчак сәхнә артында калган яисә үзләре сәхнәне ду китереп чыгыш ясаган, күбесе инде 50дән узган апалар һәм абыйлар бу көнне тамашачы урынына утырып ял итә, хезмәттәшләре өчен сөенә алды.

Җиңүчеләрнең барысына да сәхнәдә сүз бирелде. Аларның һәркайсы: «Гади авыл клубын шулай бәяләп, безне зурлаган өчен рәхмәт», – дигән сүзләр әйтте. Дулкынлану катыш шатлыклары барысының да йөзенә чыккан. Кешегә күп кирәкме инде ул? Бер җылы сүз, бераз игътибар... Шуннан да күңеле була авыл кешесенең.

Шуңа игътибар иттем: мәдәният йорты җитәкчеләре арасында, кызганыч, яшьләр аз күренә. Бу мәсьәләне конкурста беренчелекне алган Теләче районы, Иске Җөри авылы мәдәният йорты җитәкчесе Равил Насыйбуллин да күтәрде.

– Авылда яшьләр булса гына мәдәният үсә, авыл яши. Ир кеше физик хезмәт белән эшләү гадәте безгә борынгыдан килгән. Бәлки шуңа да мәдәният өлкәсендә күбрәк хатын-кызлар хезмәт куядыр. Кеше үзенең эшен яратса гына нәтиҗә була. 15 ел полиция хезмәткәре булып эшләгәннән соң, мәдәнияткә килдем. Бу эш якынрак тоелды. Авыл мәдәният йортларында кадрлар җитми. Чөнки үзебезгә үзебез эш кушабыз, кичен үзебезне үзебез тикшерәбез дә. Шуңа кадрлар мәсьәләсен хәл итсәләр, җиңелрәк булыр иде. Аның кәгазь эше дә күп бит хәзер. Шуңа да зуррак мәдәният йортларына тагын бер штат өстәсәләр, бик җайлы булыр иде, – дип саный Равил әфәнде.

Бәйгенең җиңүчеләре

«Халкы 200 кешегә кадәр булган авыл мәдәният йорты» номинациясендә – Балтач районы, Иске Көшкәт мәдәният йорты.

«Халкы 200дән 300 кешегә кадәр булган авыл мәдәният йорты» номинациясендә – Сарман районы, Ләке авылы мәдәният йорты.

«Халкы  500  кешегә кадәр булган авыл мәдәният йорты» номинациясендә – Теләче районы, Иске Җөри авылы мәдәният йорты. (Рәсемдә мөдире Равил Насыйбуллин.)

«Халкы  500  кешедән артык булган авыл мәдәният йорты» номинациясендә – Аксубай районы, Иске Тимошкино авылы мәдәният йорты.

 

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading