16+

Авыл сыры ясау ЫСУЛЫ

1 литр сөтне кайнатып чыгаргач, аңа 1 кг майлы авыл эремчеген салып, тагын кайнатабыз. Кайнап чыккач, тагын 25-30 минут сүрән утта тотабыз.

Авыл сыры ясау ЫСУЛЫ

1 литр сөтне кайнатып чыгаргач, аңа 1 кг майлы авыл эремчеген салып, тагын кайнатабыз. Кайнап чыккач, тагын 25-30 минут сүрән утта тотабыз.

Аннары дүрт катлы марля аша сөзәбез. Суы саркып беткәч, 1 бал кашыгы сода салып күпертәбез. Массабыз кабарырга тиеш. 1 бал кашыгы тоз, 50 гр авыл мае, 2 данә күкәй салып, төерләре калмаслык итеп болгатырга кирәк. Мин үзем блендер белән эшлим. Болгатканнан соң, утка куеп, үзләнгәнче куертам. Сыр әзер. Төрле формага салып, суытасы гына калды.

Альмирә Миңнуллина, Лаеш, Сингел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    бик зур рэхмэт!!!

    Мөһим

    loading