16+

Авыл турында уйлану

Әй күземнең карасы, йөрәгемнең пәрасе, Әйт, җаныем, авылыгызга кайсы юлдан барасы?

Әй күземнең карасы, йөрәгемнең пәрасе, Әйт, җаныем, авылыгызга кайсы юлдан барасы?

Иии, моның хәтле матур итеп, әллә кай­чангы, теге гасырда калган җыр сүзләрен искә алып сорагач, әйтми дә булмастыр инде.
Кайсы юлдан дип, безнең авылга хәзер бер генә юл белән барасы ла инде. Әнә Малмыж юлы белән килгәндә, Күкшел, Мәчкәрәләрне узгач, күзеңне ачыбрак карап барсаң, уң якта Старый Бурец дигән юл тамгасын күрерсең. Сезнең авыл шулмыни димә инде зинһар, түгел, безнең авыл иске дә түгел, яңа да түгел, безнең авыл просто Мәмәшир. Старый Бурец дигән язуның да түбән ягында Мамашир дип язып куелган.

Вәйт шул инде безнең авыл. Юк, ашыкма, монысы әле моның Янгул, кечкенә генә мари авылы, аны узып китәбез, аннан менә монысы – үзе уң якта, зираты сул якта калучысы – Тәмәй. Монысы да кечкенә генә авыл икән, дисеңме? Юк, алай димә, кечкенә булса да, төш кенә ул Тәмәй дигән авыл. Нигәме? Һе, җаным, безнең җирлекнең бөтен элитасы шул кечкенә генә Тәмәйдә яши, менә шуңа әйтәм инде, төш кенә дип. Кемнәр дисеңме? Җирле үзидарә башлыгы, элеккечә әйтсәк, авыл советы председателе Илгиз Әхәтеч, мәктәп директоры Ренат Раяныч, почта начальнигы Алсу ханым Фәйзелгаяновна. Әле аның боларыннан башка да бик кирәкле ике һөнәр иясе яши Тәмәйдә. Газовик Рифат белән ветврач Илнур. Тәмәйдә яшиләр, Мәмәширгә килеп эшлиләр, Тәмәйдә экология шәп, һава чиста.

Без, Тәмәйләрне зурлап, Тәмәй милләте дип тә әйтеп җибәрәбез әле. Монысы инде военкоматка комиссиягә баргач, Тәмәйнең бер егете, милләтең нинди дигәнгә, каушап китеп, Тәмәй дип җавап биргән дә, берсе шуны эләктереп тә алган. Була бит шулай авызыңнан чыккан һәрбер сүзне эләктереп алырга гына торучы үткен кешеләр. Каушарсың да, шуның кадәр комиссия каршында чишенеп басып торсаң...
Тәмәйләр белән гомер-гомергә дус булып, кыз алып, кыз биреп гомер иттек. Без бит Бөр елгасының сулъяк ярында, Киров өлкәсенең иң чигендә, динебезне-телебезне, милли йолаларыбызны саклап яшәп ятучы ике татар авылы, Аллага шөкер.

Сөйләшә-серләшә Тәмәйне үтүгә, алда безнең авыл да күренде. Зур безнең авыл, әле син аны моннан 30-40 ел элек күргән булсаң!.. Хәзер читтән караганда зур булып күренсә дә, эченә кереп китсәң, давылдан калган урман шикелле инде ул, авылкаем, җаныкаем. Күздән йокы качкан төннәрдә санап ятасың да, хәйраннарга каласың, авылда 80 буш йорт бар. Кайчандыр 360 хуҗалыклы, 1 мең кеше яшәгән, районның иң зур авылы.

Нинди кыраулар сукты соң авылыгызны, дисеңме? Иии, нинди булсын инде, үзең дә беләсең бит, авылда эш юк, шуңа күрә яшьләр калага китә, ә картлар инде безнең яндагы утсыз-төтенсез салага күчә. Ә йортларга йозак салына, хуҗасыз калган йортларның тәрәзәләре бөтен урамга сагыш таратып, еллар үткән саен, ныграк тузанга батып утыралар да утыралар. Ашыга-ашыга, эстафетаны безгә калдырып китеп бара өлкәннәр. Ашыкмасагыз иде әле, сез барында без һаман яшь бит әле, безне картайтып китмәгез әле. Вакыт аяусыз, бу дөньяда бөтен нәрсә чикле, шул исәптән кеше гомере дә.

Менә мин дә, төрҗагүнгә килеп җитеп килә башлагач, уйга калып йөрим әле. «Анда» баргач әй күп булыр әле җавап тотасылар, җәмәгать. Иң беренче бабайлар сорау алыр, каршыларына бастырып. Ни-нәрсә уйлап, без гасырлар буе төзегән авылны тараттыгыз, авылда буш нигез булмагач, яши торган нигезебезне бүлеп, олы малайларны башка чыгардык, бер нигездә икешәр гаилә яшәде. Ә хәзер ул буш нигезләрдән чыккан әрвахлар дога көтеп кая кайтсын?

Әйе шул, үзебезнең Шакир бабай да, олы улы Шәрип абзый – дәү әтине шушы 18 генә сотый бәрәңге бакчасы булган нигезен урталай бүлеп башка чыгарган бит кайчандыр. Бүтән чарасы булмагандыр, авылда буш нигезләр таба алмагандыр инде. Югыйсә бөтен ашаганнары диярлек бәрәңге булган бит инде ул заманда. Җаен таба алган булса, 18 сотый җирне икегә бүлер идемени? Шактый кырыс, булдыклы карт булган инде үзе, Саҗидә әни сөйләве буенча. Бер нигезне икегә бүлеп, малаен шунда башка чыгарган гаиләләр шактый булган авылда.

Ярар, бабайлар белән бәлки килешеп тә булыр. Ни дисәң дә, ир кеше бик вакчыл түгел бит инде. Ә менә әбиләр-әниләр-нәнәләр җавап сорый башласа... Ну, хатыннар... «берегитесь». Авылны иң төп таратучылар сез дип берсе башласа, калганнары кушылып китсә... Бу дөньяда ник тудым дигән көнгә төшсәң, «анда» ник үлдем көненә төшәрсең. «Без кул белән урак урып, Алан үрендә урак урган җирдән бәбәй табып, ул бәбәйне 8 чакрымнан күтәреп төшеп, үзебезгә үзебез бәбәй мунчасы ягып, икенче көнне инде ул бәбәйне кабык арбага салып тагын уракка менеп китеп, җиде-сигез бала таптык, ә сез, эш кырган кеше шикелле, ике-өч бала тапкан булып, шул бәбәйне кочаклап 3 ел өйдә ятып...»

Йа Алла, бар икән күрәселәр, һай, бер дә калмаган икән үләселәр, дөрес сүзгә җавап юк, кылмаган гамәлгә савап юк.
Виноват булгач виноват инде, тапмаганбыз шул дип торырсың инде, башыңны түбән иеп, якты дөньяда яшәгәндәге «Иелгән башны кылыч кисми» дигән мәкальне искә төшереп.
...Сиңа авыл юлын гына өйрәтим дигән идем, нәкъ бер кыйсса язып ташлаганмын бит. Бигрәк күп язганмын дидем әле үземә үзем дә, хаталарны төзәтә-төзәтә укып карагач. Укып чыгарга сабырлык таба алсагыз, бик рәхмәт инде барыгызга да.

Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading