Ярый әле авылларда фермерлар бар дим, районнарга чыгып, терлек тулы сыер фермаларын күргәч. Авылга яңа сулыш кертүчеләр, аны яшәтүчеләр алар
Арча районында да бар шундый тырыш-булдыклы фермерлар. Шуларның берсе – Мөндеш авылыннан Гариповлар.
Скопировать ссылку
Ярый әле авылларда фермерлар бар дим, районнарга чыгып, терлек тулы сыер фермаларын күргәч. Авылга яңа сулыш кертүчеләр, аны яшәтүчеләр алар
Арча районында да бар шундый тырыш-булдыклы фермерлар. Шуларның берсе – Мөндеш авылыннан Гариповлар.
2005 елда ук, колхоз таркалгач, 35 гектар җир алып, үсемлекчелек белән шөгыльләнә ул. Өйдә дә берничә баш терлек тоталар. 2011 елда, гаилә фермалары төзелә башлагач, район җитәкчелегенә үзенең сыерлар асрау нияте барлыгын әйтә. Аңа шунда ук колхоздан төзелеп бетмәгән ферманы бирәләр. Хөкүмәттән 1 млн сум акча алып, аны төзеп бетерәләр. Ул вакытка өйдә сыерлар саны 14кә тулган була инде. Бүген аларның 70 баш савым сыеры, 120 баш бозау-тана, үгезләре бар. Читтән сатып алган маллар юк монда, барысы да өйдән алып менгән сыерлардан үскән терлек.
– Башта көтүче табып булмады. Хәзер инде берничә ел шул бер кешеләрне чакырам, теләп киләләр, – ди фермер.
Җир мәйданнарын да 515 гектарга кадәр арттырганнар. «Лизинг-грант» программасы ярдәмендә, трактор белән печән төргеч сатып алганнар. Калган техника иске, яңаларын алырга әле мөмкинлек юк», – ди Хәлим.
Ферма белән янәшә гараж, агач яру цехы урнашкан.
Пилорамда төзелеш материалларын үзләре әзерли. 120 башка исәпләнгән яңа ферманы дәүләттән алган 19 млн сум грантка төзиләр. Ике елдан төзелеп бетсә, анда сыерлар, ә хәзергесендә бозау-таналар торачак.
– Башта гына авыр кебек иде, бер кәсебенә кергәч, үз юлы белән бара икән ул. Аннары белмәгән эш түгел бит, авылда тудым, үстем. Машина да йөрттем, слесарь да булдым, ферма мөдире, бригадир булып та эшләдем. Ансатрак эш дип, ферма мөдире булырга үзем сорадым. Ансат эш гомумән юк икән ул авылда. Кайда да эшләргә кирәк.
«Колхозлар таркалып, күпләр читкә китә башлагач та, шушында калдым. Бүтән эш белмибез, терлек асрап булса да яшәрбез, дидем».
Хатыным Венера район үзәгендә эшли иде. Колхозда эшләгән вакытта, бозаулар карарга кеше юк дип, аны да алып кайттым. Башта ферманың яртысына гына тутырыйк дидек. Аннары бер ферма тулды. Хәзер тагын берне төзи башладык. Бер-бер артлы ике амбар салып куйдык. Азарт та уянды, хөкүмәттән дә ярдәм бар. Субсидия дә, төзергә-корырга грантлар да бирәләр. Эшләргә генә кала, ә авыл ялкауларны яратмый, – ди Хәлим.
Комментарийлар