16+

Авыл "өйдә утыра"

Карантин дәвам итә. Республика авылларында да халык өйдә генә утырырга кирәклекне аңлый башлады.

Карантин дәвам итә. Республика авылларында да халык өйдә генә утырырга кирәклекне аңлый башлады.

 Әле узган атнада гына кунакка йөрешкән, туган көннәр, бәби чәйләре үткәргән авыллар бүген өйдә калуны хуп күрә. Маскасыз йөргәннәргә, бергә җыелышып утыручыларга, районнарга "шабашка"га чыкканнарга штрафлар салына башлагач, хәлнең гадәттән тыш булуына төшенә башладылар кебек.

Мондый чикләү, тыюларның да нәтижәсе бар. Болар барысы да куркынычсызлык өчен эшләнелә. Авылларның ватсап төркемнәре дә "Өйдә кал" акциясенә кушылды.

Берәү тегә, икенчеләре аш-су серләренә өйрәтә, кемдер кулына гармун алган, көй сузып җибәргән. Шул рәвешле, тынлыкта калган авыл кешеләре үзләренең талантлы авылдашларының чыгышларын тыңлап хозурлана, ичмасам. Гармунчыларның мондый "Өйдә кал" акциясенә Саба районы Юлбат авылыннан Котдус Рәхимуллин, Булат Шәмсиев, Тенеки авылыннан Фәнил Фәләхиев, Зөфәр Баһавиев кушылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без чыннанда ойдэ утырып бу вирусны жинергз ярдэм итэ алабыз .

    Мөһим

    loading