16+

Авыл җырлый. Димәк, яши...

Авыллар таркала, заманында гөрләп эшләгән колхозлар да бетерелде, авылда калырга теләүче яшьләр юк дәрәҗәсендә дибез. Туган авылым – Саба районы Алан-Елга авылына кайткан саен сөенеп киләм. Бүгенге көндә бик төзек ул, гөрләп тора. Авылның яшәешен яхшырту, үзгәртү иң беренче халыкның үз кулында.

Авыл җырлый. Димәк, яши...

Авыллар таркала, заманында гөрләп эшләгән колхозлар да бетерелде, авылда калырга теләүче яшьләр юк дәрәҗәсендә дибез. Туган авылым – Саба районы Алан-Елга авылына кайткан саен сөенеп киләм. Бүгенге көндә бик төзек ул, гөрләп тора. Авылның яшәешен яхшырту, үзгәртү иң беренче халыкның үз кулында.

Шекше авыл җирлегендә өч ай дәвамында барган урам концертлары моны дәлилләде. Мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Хисмәтова һәр йортка кереп, концерт оештыру буенча сөйләшкәннән соң, монда яшәүчеләр бу тәкъдимне хуплап, бик тырышып әзерләнә башлыйлар. Шулай итеп, барлыгы алты концерт уздырылып, аларда 280 үзешчән катнаша, бу чара 1200дән артык тамашачыны җыя. Һәр урамның яше-карты, кияү-киленнәре, кайткан кунаклар тырышканнар. Үзлекләреннән фольклор, җыр, бию, пантомима, пародия, скетч һәм театраль күренешләрдән торган өч сәгатьлек концертлар әзерләгәннәр иде. Әнә 13 кенә хуҗалыклы Татарстан урамы да нинди күңелле программа тәкъдим итте. Ә бит кешене эшеннән соң һәр кич акча түләнми торган эшкә китерү җайлы түгел. Монда авылдашларыңны, үз урамыңны ярату, аның яшәешен тагы да күркәм итәргә теләү үзенекен иткәндер.

Халык телендә «Аргы оч» дип йөртелүче 1 Май урамы Шекше белән Алан-Елга авылын тоташтыручы күпер дә булып тора. Монда яшәүчеләр җыр-моң бүләк итүдән тыш, үзләренең кунакчыл, тырыш икәнлекләрен күрсәтеп, тамашачыларны коймак, чәй белән каршылап, мәдәният йорты фойесында кул эшләре күргәзмәсе дә оештырган иде. Аеруча «Тарлау оч» уңганнары әзерләгән күргәзмәдә Дамир Нигъмәтҗановның 2008 елдан җыя башлаган сәгатьләр коллекциясен барысы да яратып карады.

Ә авылыбызның иң озын Кооператив урамы чыгышында якташыбыз – бүген Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллинадан килгән видео-сәлам күңелне кузгатты. Ул анда туып-үскән җирләрне, саф сулы чишмәләрне, авылдашларын, күршеләрен сагынуын җиткерде. 23 йортлы Комсомол урамының икенче атамасы – «Пенсионерлар урамы». Болай әйтелүе юкка түгел. Монда күбесенчә олы яшьтәгеләр яши. Шулай да алар әзерләгән җыр-биюле тамашаны карты-яше ошатты. Әлеге урамның иң өлкән кешесе – 90 яшьлек Әминә апа Гарипова язмышы турында районыбыз шагыйрәсе Миңнегөл Манихова язган шигырь аеруча тамашачыга хуш килде. Әминә апа 32 яшендә биш бала белән тол калган. Урта Саба авылында хөрмәтле укытучы, кибетче булып эшләгән. Инде тормыш җайланды дигәндә, өч баласын, бер оныгын югалта ул. Бүген кызы Гүзәлия тәрбиясендә яши.

Совет урамы үзешчәннәренең «Булмас димә – дөнья бу!» дип исемләнгән концерты Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Алия Вәлиева тарафыннан югары профессиональ дәрәҗәдә эшләнгән иде. Күңелле, кыю һәм кабатланмас программаның төп геройлары Шайтан белән Фәрештә, халыкның ничек көн итүен күрү максаты белән, Газраил тарафыннан Алан-Елга авылына юлланалар, авылга иртә таңнан килеп төшеп, көтү озату күренешенә тап булалар. Совет урамындагы һәр хуҗалыкка кереп, авыл тормышын күзәтәләр. Шул урамда яшәүче һәркемнең кушаматы сәхнәдә язып эленгән иде. Бу беркемне дә үпкәләтми, чөнки авыл халкы электән бер-берсенә яратып шулай эндәшә. Мондый чаралар халыкны берләштерә, дуслаштыра, күптән күрешмәгәннәрне очраштыра.Мондый чаралар оештырылганда, авылларыбыз һәрчак яшәр!

Лилия Гатауллина, Саба, Алан-Елга.

Фотолар: saby.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading