Шәһри Казан

"Авылда балалар бакчасы юк. Барысы да әби кулында"

Балык Бистәсе районы Иске Арыш авылында яшәүче Гөлсем апа Зәйнуллина белән очрашып-сөйләшкәч, оныклар тәрбияләүче татар әбисе нәкъ менә шундый булырга тиеш дип уйлап куясың.

Бүген төп йортта улы-килене янәшәсендә өч кызчыкны карап үстерешә ул. Әле кунакка кайтучы башка оныклары да бар. Җәмгысе – 8 онык, 2 оныкчыгы бар аның.

Гөлсем апа тегеп-бәйләп кенә утырмыйча, балаларына туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә дә өлгерә. Оныклар әбиләре белән бергә китап та укый, шигырь дә сөйли, җырларга да өйрәнә. Шунсыз булмый, чөнки бу авылда балалар бакчасы юк. Барысы да әби кулында.

– Бәйләгәннәрен аерым букчага тутырып барам. Башмак-оекбашлар, бияләйләрне күп итеп бәйләп куям. Әле янчыкка исемнәрен дә язам. Мин үлә-нитә калсам, исемле янчык шул балага булачак. Быел кечкенә кызыбыз булгач, бик күп итеп бәйләп булмады. Бала энәне тарта да ала, уйныйсы килә, – дип сөйли Гөлсем әби.
Бәйләү эшенә бу якларга хас булганча бик иртә өйрәнәләр. Әлеге шөгыль каннарына сеңгән инде аларның. Гөлсем апаның әнисе дә шәлнең читләрен бәйләргә гел кызына куша торган була. Гаиләдә ике кыз үсәләр. Аларга: “Аяк астында чәч туздырып йөрмәгез, йә су китерегез, йә шәл чите бәйләгез”, – дигәннәр. Әле студент булып Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына килгән кызның күз ачып йомганчы шәл чите бәйләвен күреп курсташлары шаккатып кала.

– Хәзер инде шәлләр белән бик йөрмиләр. Шәл сату да юк, бәйләмибез дә. Күбрәк оекбашны алалар. Үзебез сатмыйбыз, еракларга спекулянт булып йөрмибез. Хәзер үзебез өчен генә бәйлибез. Күчтәнәчләргә бирәбез. Әзрәк кәгазь акча куеп, туган көннәргә кыстырып китәбез. Эшләгәндә кул эшләре белән артык утырмадым. Өч бала үстердем. Колхозда 42 ел хезмәт стажым бар. Хисапчы да, склад мөдире дә булып эшләдем. Ирем үлгәч кенә эшне ташладым. Аның үлгәненә 9 ел. Монда үзебезнең районның Балтач авылыннан килгәнемә 49 ел, – дип сөйли Гөлсем апа.

Заманында Иске Арышка әби белән бабай йортына килен булып төшә ул. Ирен әби-бабай тәрбияләп үстерә. Башка туганнары әти-әниләре белән аерым яшәгән була. Бабай белән әби бик әйбәт була яшь килен өчен. Хуҗалык эшләрен бергә эшлиләр. Бик булышалар Гөлсемгә. Ул чакта декрет ялы бирелми.

Реклама

– Әби иртәрәк үлде, бабай белән 10 ел тордым. Андый кешеләр сирәк хәзер. Үзем килен белән 12 ел торам. Өч баламның уртанчысы белән төп йортта калдым. Киленем районның Бирдебәк авылыннан, ул да бик әйбәт. Оясында ни күрсә, очканда шуны эшли ди. Ата-әнкә тәрбиясе читкә китми, ерак йөрми. “Хәерле иртә, әни!” – дип дәшә, тыныч йокы теләп кереп китәләр. Өченче оныкка өч яшь тә тулмаган. “Хәерле иртә, дәү әни!” – дип уяна ул. Минем белән йоклый. Оныклар белән дүртәүләшеп мунчага керәбез. Бик тату яшибез. Бик яратам үзләрен. Белгәнчә, җырга-биюгә, шигырьгә өйрәтәм, – дип сөйли Гөлсем апа.

Туган телләр елы уңаеннан да бик матур шигырьләр өйрәнгәннәр, җырлар башкаралар. Әдәби марафонда башта бер оныгы, аннан икенче оныгы белән катнашканнар. Гөлсем апа аларга бик матур итеп татар халык күлмәкләрен тектерткән, чәчләренә калфаклар кадап куеп безгә дә җырлап күрсәттеләр. Олы оныгы Азалия 6нчы сыйныфка бара быел. Инде ул әбисе белән 9 тапкыр әдәби марафонда катнашырга өлгергән.

– Җырлар тыңлаганда күңелләрем айкала. Шигырьләрне бик яратам. Мәгънәсен белеп, елый-елый укыйм, – ди Гөлсем апа.
Менә шундый хыялыйрак та кеше булып чыкты Гөлсем апа. Балалар белән шөгыльләнүе әллә каян күренеп тора. Олы оныгы дүрт ел рәттән мәдәни көндәлек тутыру буенча беренче урынны алган. Шуңа Азалия Президент чыршысына чакырылган. Икенче оныгы Илүзә дә мәдәни көндәлекне тутыру буенча беренчелеккә чыгып, “Әкият” курчак театрында булып кайткан. Әби оныкларын кая алып бара ала, шунда йөртә икән.

– Пенсиямә балалар катышмый, акчаны үземә һәм оныкларма тотам”, – ди ул елмаеп. – Белгәнемне өйрәтәм. Алар үткенрәк, кайчакта бергәләп өйрәнәбез. Мин көен белсәм, алар техниканы белә. Әби тәрбиясе кирәк. Үзем дә әби белән үстем, аның сүзеннән беркайчан чыкмый идек. Өстәлгә төшкән валчыкка кадәр ала идек. Олыларны олы итәргә, кечеләрне кече итәргә кирәк. Тәртип барда тәүфыйк бар. Инсаф, тәртип, тәүфыйк янәшә йөри, – дип сөйли Гөлсем апа.
Тәрбия эше хезмәт белән дә үрелгән бу йортта. Өй янәшәсендәге түтәл-түтәл чәчәк күреп тә шаккатасың. Моның кадәр матурлыкны карап торырга, вакытында су сибәргә дәү әнигә оныклар ярдәме бик тә кирәк.

Автор фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: