16+

Сатып алганда, итне ничек сайларга?

Көннәр суытуга, җиргә ак кар яугач, авыл кешесе алдан ук сугымга дип тәрбияләп үстергән терлеген чалу җаен карый башлый. Суйган малның ите тәмле булсын өчен аны аны ничек ашатырга? Ит сатып алганда кайсы өлешен сайларга?

Сатып алганда, итне ничек сайларга?

Көннәр суытуга, җиргә ак кар яугач, авыл кешесе алдан ук сугымга дип тәрбияләп үстергән терлеген чалу җаен карый башлый. Суйган малның ите тәмле булсын өчен аны аны ничек ашатырга? Ит сатып алганда кайсы өлешен сайларга?

Бу хакта без үз хуҗалыгында шактый еллар күп итеп мал асрап, ит сату белән шөгыльләнгән, авылда “тәмле куллы” сугымчы буларак билгеле Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче Рәис абый Шәкүровтан белештек.

Авыл хуҗалыгына караган нинди генә сорауны бирсәң дә, зур тәҗрибәсе булган Рәис абый үз фикерен дәлилле һәм кызыклы итеп җиткерә белә. Газета укучыларыбызга да аның киңәшләре файдалы булыр дип ышанабыз.
– Ит өчен 1 яшь тә 7 айлык мал яхшы. Бу вакытка ите өлгереп җитә, май да җыя, тәмле дә, бәрәкәтле дә була. Бер яшьлеген чалырга ашыкмаска киңәш итәм, – ди ул.

Итнең тәмен терлекнең токымына карап бүлү дөрес түгел. Шәхси хуҗалыкта үстерелгән, витаминлы тиешле азык белән тукланган хайванның ите һәрчак тәмле була ди.
Рәис абый үгезләрен өч яшькә кадәр җиткереп суя. Суйган вакытта алар тонна ярым була.

– Ите мунчала кебек буладыр инде, дип сорыйлар. Юк, үгез ите икәнен белмәсәң, тана ите дип ашыйсың аны. Монда бөтен хикмәт дөрес ашата белүдә. Терлекне чалырга бер ай кала, аңа арпа оныннан ясалган апара эчерәм. Яхшы итеп тарттырылган 2 кг арпа онына 5-6 литр кайнар су һәм бер аш кашыгы тоз салып болгатасың. Ул коймак камыры сыеклыгында була. Шуннан суытып, көненә өч тапкыр хайванга эчерәсең. Арпаны пешергәч, аңарда шикәр барлыкка килә һәм ул мускуллардагы җепселләрне кисә. Шуннан үгез ите тананыкы кебек йомшак була. Бу апараны суя торган бөтен хайванга да ашатырга кирәк, – ди ул.
Рәис абый күп итеп бәрәңге утырта һәм кышка кадәр аны терлекләренә ашата. Савым сыерларына чи бәрәңге, суя торган терлеккә пешкәнен бирә. Пешкән бәрәңгедә шикәр барлыкка килә һәм шуның белән терлек симерә дә. Бер үгезгә көненә утыз кило бәрәңге китә, шуны өчкә бүлеп ашатам, ди тәҗрибәле терлекче. Чөгендерне исә сыерларга гына бирә, ул сөт өчен әйбәт һәм ашказанындагы ризыкны эшкәртергә ярдәм итә икән.

– Рәис абый, соңгы елларда кабакны күп үстерәләр, ул хайванны симертә, итен тәмләтә, дип тә әйтәләр. Ә бер ветеринар бу фикерне кире какты. Сез ничек уйлыйсыз, кабакның файдасы чынлап та бармы?
– Мин дә быел утырткан идем, бер тоннадан артык булды. Сыерларга ашатып карадым, сөтләре артмады. Бәрәңге белән чөгендердән сөт чынлап та арта.

– Кайбер хайванның ите бик майлы була. Бу дөрес ашатмауданмы икән?
– Майлы булмаса, ите дә тәмле булмас иде. Аны куллана белә торган хатын-кызлар юк хәзер. Маен аерым иттарткычтан чыгар да берәр нәрсә кыздырганда файдалан, кәтлиткә куш. Организмга терлек мае да керергә тиеш бит. Мин бәрәңгене терлек мае белән кыздырам, балалар таба төбен тишкәнче кыра-кыра ашап бетерә.

– Терлекнең эчәгесен дә чистартып тормыйлар хәзер...
– Югыйсә ул бик тәмле. Бик теләп сатып алалар аны, әмма чистартырга иренәләр. Ания апагыз (Рәис абыйның хатыны – Авт.) бик оста итеп чистарта. Аның кебек чистарта белүче Арчада да юктыр. Эчәктән пешергән өчпочмаклары бик тәмле була. Әни аның белән күпереп тора торган Казан кабартмасы пешерә иде, хәзер аны да пешерә белүче юк.  

– Терлек суючыларның кайберләре турында “кулы тәмле” дип сөйлиләр. Ул нәрсә белән бәйле икән?
– Аның бөтен сере иттәге канны чыгарып бетерүдә. Терлекнең башта беренче кан тамырын кисәсең, аннары гына икенчесен кисеп җибәрәсең. Икесен берьюлы киссәң, кан тыгылып кала да чыкмый. Кан шаулап аккач, әле алай да тыгыла, шуннан тагын бер кат кисәргә кирәк. Каны агып беткән ит тәмле була.

– Рәис абый, сатып алганда, итне ничек сайларга киңәш итәсез? Кемдер арт санын, кемдер алгы боты тәмле, ди.
Бу сорауны бирерсеңме икән дип борчылып торган идем. Рәхмәт, сорадың. Ә минем киңәшне әле бер тапкыр да ишеткәнең юктыр. Терлекнең сул ягы тәмле була. Сул якта йөрәк, ул якка ятарга ярамый. Әмма кешеләр барыбер сул якларында йоклый. Ә менә терлеккә беркем дә әйтми, ул исә уң ягына ята. Ул ягы мускуллы була, сул ягы кебек үк тәмле булмый. Алгы бот ашка әйбәт, арт санында ите күп була инде. Терлек суйган көнне муен ите бик тәмле була. Пешереп ашап карагыз әле, әйтте диярсез.  

Ит бәяләре (киилограммы):
Арчада:
Ал саны – 300 сум.
Арт саны – 350 сум.
Эчәклек – 400 сум.
Тел – 500 сум.
Бавыр– 300 сум.
Үпкә– 30 сум.
Йөрәк– 300 сум.
Терлек мае – 10 сум.

Казанда:
Ал саны – 300-330 сум.
Арт саны – 320-350 сум.
Тел – 750 сум.
Бавыр – 300 сум.
Үпкә – 50 сум.
Йөрәк – 200 сум.
Терлек мае– 15-50 сум.

 

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading