Авылларда күчмә сырхауханәләр барлыкка килде. Аларның беренчесе Тәтеш районы, Бакырчы авылында эшли башлады. «Тәгәрмәчтәге» сырхауханәнең эшчәнлеге белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та танышты.
«Шәһәр кешесе теше авыртса да, сырхауханәгә бара, ә менә авыл җирендә башкачарак. Авыл халкы, әле аягымда йөрим дип, егылганчы табибка бармый. ФАПта бөтен мөмкинлекләр дә юк. Шуңа да күчмә сырхауханәләргә ихтыяҗ туды. Авыруны дәвалауга караганда, кисәтүе мөһимрәк. Безгә профилактика эшен системалы рәвештә алып бару кирәк», – ди Рөстәм Миңнеханов.
Президент медицина аппаратлары белән җиһазландырылган машиналарның сыйфатына да басым ясады. «Болар пычракта да йөри ала, үзебездә җитештерелгән», – дип искәртте Миңнеханов. Мобиль комплекс «КамАЗ» автомобиле базасында ясалган. Халыкны кабул итү өчен, фургон алты кабинетка бүленгән. Авыруларны терапевт, невролог, уролог, хирург, акушер-гинеколог, офтальмолог тикшерә. Көненә уртача 70-80 кешене кабул итәләр. Кирәк дип тапсалар, кайбер кешеләрне, өстәмә тикшеренү өчен, Казанга юллыйлар.
Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтүенчә, әлеге күчмә сырхауханә Бакырчы авылында теркәлгән 350 пациентка хезмәт күрсәтәчәк. Моннан тыш күрше авыл халкы да бирегә килеп тикшеренә ала. 65 яшеннән узган өлкән яшьтәге кешеләрне китерү сәламәтлек саклау, социаль яклау министрлыклары, муниципалитет көче белән тормышка ашырыла. Тәтештә мондый сырхауханәләр берничә авылда эшләячәк. Бу машиналар Бакырчыда кайчанга кадәр торачагы белән кызыксынгач, министр: «Соңгы пациентка кадәр», – дип җавап бирде. Ай азагына кадәр тагын шудый өч мобиль комплекс әзер булачак. Ел дәвамында дүрт күчмә сырхауханәнең Татарстан районнарын йөреп чыгуы планлаштырыла. Аларда Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе, Республика клиник хастаханәсе, Чаллы, Әлмәт хастаханәләреннән иң яхшы табиблар чиратлап ярдәм күрсәтәчәк.
Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе кардиологы Гүзәл Сафина әйтүенчә, авыл халкының күбесен йөрәк-кан тамыры авырулары борчый. Пациентлар турында тулы мәгълүматны Тәтеш район хастаханәсе алдан әзерләп куйган, авыруларга күчмә сырхауханәдә кардиограммага төшү, УЗИ ясату мөмкинлеге бар. Күбрәге авыруларны кисәтү өлкәсендә эш алып барыла.
Халык арасында чират зур. «Иртәдән бирле ашамыйча, эчмичә анализ бирергә дип көтәм, табибларга эләгеп булмый, өченче көн тикшеренү уза алмыйм», – дип зарланучылар да булды. Беренче коймак төерле була дигәндәй, пациентларны табибларга яздыру мәсьәләсендә районда эшне җайга салып бетерерләр, дип ышаныйк. Ә гомумән, халык мондый хезмәттән бик канәгать. «Кичә табибларга күренеп чыктым, шуңа бүген менә матур итеп басып торам сезнең алда. Исән-сау яшә, дип калдылар, көләч йөз белән каршы алдылар, киңәшләрен бирделәр», – дип елмая Гөлсирә Йосыпова. 42 ел авылда фельдшер булып эшләгән, хәзер лаеклы ялга чыккан Мәхмүдә апа Мөстәкыймова да күчмә сырхауханәләрне халык өчен искиткеч вакыйга дип атый. «Район үзәгендәге хастаханәгә барыр өчен транспорт ялларга кирәк. Автобус атнага бер генә йөри. Такси белән Тәтешкә барып кайту 600 сумга төшә. Ә монда табиблар үзләре килде», – дип сөенә Бакырчы халкы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар