“Иң мөһиме - авыртуның килеп чыгышын билгеләп, авыру тарихын тирәнтен өйрәнгәннән соң гына дөрес дәвалау ысулын билгеләү”, – ди медицина фәннәре докторы, профессор Фәрит Хәбиров.
“Бездә ничек, аяк авыртамы, аркамы, кеше даруханәгә йөгерә. Анда фармацевт аңа төрле дарулар тәкъдим итә. Ләкин алай булмый бит инде”, – ди табиб. Уролог, невролог, башка белгечләрнең Казанда җыелулары очраклы түгел. Казанда зур тәҗрибә туплаган неврология мәктәбе эшләп килә.
Конференция нәтиҗәләре Россиядә ачылган авыртуга каршы хезмәтне оештыруда нигез булыр дип тә ышаналар. Әлегә бу хезмәт тулы көченә эшләп китә алмый.
Россиядә авыртуны өйрәнү җәмгыяте җитәкчесе, профессор Михаил Кукушкин әйтүенчә, әлеге хезмәт паллиатив ярдәм күрсәтү хезмәтеннән аерыла. Монда авыруның билгеләрен ачыклау, тернәкләндерү, хроник авыруларны дәвалауга зур урын бирелә.
Күп очракта авыруларны дарулардан башка да дәваларга була дип саный белгечләр. Бу сәламәт яшәү рәвеше алып бару, дөрес туклану, авыруларны вакытында кисәтү булырга да мөмкин. Казанда хәтта бу өлкәдә авыртуны баса торган үзәкләр дә эшли. Дөрес алар шәхси клиникалар. Сәламәтлек саклау министрлыгы белән хезмәттәшлек итмиләр. Әмма, Фәрит Хәбиров фикеренчә, министрлык белән берлектә хастаханәләрдә авыртуны баса торган кабинетлар булдырырга вакыт җиткән. Чөнки, авыруны дәвалаганда бу чынлап та игътибар сорый торган мәсьәлә. Михаил Кукушкин авырту хәзер медицинада авыру төшенчәсе буларак да кулланыла башлады ди. Менә шул авыртуны авыруга әйләндермәү мөһим.
Фәрит Хәбиров кызыклы гына чагыштыру да китерде. “Авыртуны вакытында басмасаң, ул кешенең баш миендә урнашып яши башлый. Гражданлык ала, паспортын булдыра. Үзенә кирәк вакытта баш калкыта, үз иркендә яши. “Авырту үз шартларын куймасын өчен аны юк итәргә кирәк, күп очракта моны дарулар белән генә җиңеп булмый, кешенең шәп кәефе, көрәшергә теләге булу да шарт”, – ди табиб.
Комментарийлар