Шәһри Казан

Авыру бала - ирләр күтәрә алмаслык сынау...

Мәхәббәт җимешенең авыру сабый булып дөньяга килүе - гаилә өчен зур сынау. Ни кызганыч, кайбер ирләр бу сынауны күтәрә алмыйча, балалы хатынын ташлап өйдән чыгып китә...

Мондый очракта нишләргә? Бу хакта педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова белән сөйләштек.

“Соңгы елларда гаиләдә авыру бала туу очраклары бик ешайды. Бу - ир белән хатын өчен бик зур стресс һәм сынау. Алар арасыннан күренмәс җепләр белән салкынлык уза. Ир белән хатынның сабыр булып, бер-берсенә юл куя белүе мөһим. Әмма, кызганыч, кайбер ирләр авырлыкларга түзмичә өйдән чыгып китә.

Реклама

Ана өчен бала, нинди булса да, ул - аның йөрәк җимеше. Ана кеше баласын төрле юллар белән аякка бастырырга тырыша, бар тормышын нарасыена багышлый.

Киңәшем шул: ир ташлап китте, дип төшенкелеккә бирелмәгез. Һәрчак позитив фикердә булырга тырышыгыз. Кешеләр белән аралашыгыз, паркларга чыгыгыз. Ходай кешегә күтәрә алмаслык сынаулар бирми, кара болыттан соң яктырып кояш чыга”, - диде Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: