16+

«Авызда эри» торган торт әзерләү ЫСУЛЫ

«Авызда эри» торты тиз әзерләнә һәм аның ингредиентлары да бик гади.

«Авызда эри» торган торт әзерләү ЫСУЛЫ

«Авызда эри» торты тиз әзерләнә һәм аның ингредиентлары да бик гади.

1 стакан кефир, 1 чәй кашыгы сода (өеп түгел, аны аш серкәсе белән яндырырга кирәкми), 1 стакан шикәр комы (азрак та ярый), 1 стакан он, 2 аш кашыгы какао порошогы кирәк була. Иң беренче эш итеп газ мичен җылытырга куябыз. Ике савыт алабыз. Берсенә кефир белән сода салып болгатабыз. Икенчесенә коры ингредиентларны: он, какао, шикәр комы салабыз. Аннары ике савыттагыны бергә кушабыз. Коңгырт төстә камыр барлыкка килә. Табаны майлап, уртача куелыктагы камырны шуңа агызабыз да 40 минутка кайнар газ миченә тыгабыз. Өстенә крем сылыйбыз. Мин каймакка шикәр комы салып болгаттым. Аны сылагач, өстенә какао сибәбез. Чикләвек уабыз. Мин исә туңдырылган чия белән бизәдем.

Гүзәл Габдуллаҗанова, Казан.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading