16+

Рөстәм Миңнеханов үзмәшгуль кешеләргә басым ясамаска кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр белән очрашуда үзмәшгуль кешеләргә басым ясамаска кушты, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Рөстәм Миңнеханов үзмәшгуль кешеләргә басым ясамаска кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр белән очрашуда үзмәшгуль кешеләргә басым ясамаска кушты, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

– Татарстан – үзмәшгульлеләргә махсус салым режимы кертү буенча пилот төбәк. Салым ставкасы физик затларга – 4, оешмаларга 6 процент күләмендә билгеләнде. Әлеге өлкәгә кагылышы булган һәр хөкүмәт органын бюрократия һәм катлаулы процесслардан читләшергә, үзмәшгульләргә административ киртәләр тудырмаска чакырам. Шул очракта гына яңа салым режимы гражданнар тарафыннан кабул ителәчәк, – дип аңлатты Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда республиканың шәхси клиника хуҗалары Президенттан клиника хезмәткәрләренең пенсиягә алдан чыга алмау проблемасы турында сөйләде.

– Шәхси медицина оешмалары хез­мәткәрләре «Хезмәт еллары өчен пенсия» буенча пенсиягә алдан чыгу кебек ташламадан мәхрүм. Алар дәүләт учреждениеләрендәге кебек шул ук эшне башкара, инфекцияле авырулар белән эшли. Әмма стажлары медицина стажы булып исәпләнми, – диде «Клиника ЛМС» баш табибы Айрат Бикмөхәммәтов.

Аңа җавап итеп, Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимнәр белән килешүен әйтте.

– Пациент ярдәмне дәүләт учреждениесендә аламы, шәхси клиникадамы – аерма юк. Бездә зур күләмдә дәүләт акчалары тотыла, шуның өстенә әле операция эшчәнлеге өчен аерым түлибез. Шәхси клиникалар күп очракта дәүләт бурычларын да үти. Мин әлеге материалларны тиешле федераль структураларга бирергә әзермен, – диде республика җитәкчесе.

«Меркурий» системасы белән эшләүче Татарстан эшмәкәрләренең дә Президентка сораулары бар иде. Алар сис­тема эшчәнлеген үзгәртү, продукция турындагы мәгълүматны кертү срогын озайту тәкъдиме белән чыкты. 1 июльдән азык-төлек продуктлары белән эшләүче эшмәкәрләр үз товарларын «Меркурий» системасында теркәргә тиеш. Әлеге җаваплылык ит комбинаты, кошчылык фабрикалары, дистрибьютор, кафе һәм сәүдә челтәрләре җилкәсенә төшә. Система продукцияне чималдан башлап, әзер килеш кибет киштәләренә килеп җиткәнчегә кадәр тикшерә.

Кафе һәм ресторан хуҗалары фикеренчә, «Меркурий» мәгълүмат кертү өчен нибары бер көн вакыт бар. Әле аны да теләсә кем кертә алмый. Бу хокук оешма җитәкчесендә генә бар. Шуңа, срокка җитешәм дип, администрация товарны карамыйча, сертификатларны дистанцион рәвештә тутырырга мәҗбүр.

– «Меркурий» сертификатын тутыр­ганда вакыт югалтабыз, продуктларның яраклылык вакыты кыскара, димәк, бизнес акча югалта, – диде «Пятерочка» һәм «Перекресток» брендларын үз эченә алган X5 Retail Group вәкиле Тимур Баймуллин.

Проблеманы чишү өчен инициаторлар әлеге вакыт аралыгын өч көнгә кадәр озайтырга киңәш итте. Шулай ук бер үк эшмәкәрнең төрле кибетләре арасында йөри торган ризыкларга махсус сертификат кирәкми дигән фикер дә яңгырады.

Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X