16+

Аяк үкчәләре ярылганда истә тотарга кирәкле КИҢӘШЛӘР

Аяк үкчәләре ярылган булса, тиресе тупасланып-кытыршыланып торса, түбәндәге ысулны кулланыгыз, файдасын күрми калмассыз.

Аяк үкчәләре ярылган булса, тиресе тупасланып-кытыршыланып торса, түбәндәге ысулны кулланыгыз, файдасын күрми калмассыз.

Кайнар суга берәр уч сода, сыегайтылган кер сабыны һәм бер чәй кашыгы йод салыгыз. Су тонык булырга тиеш. 15 минут аякны шуңа тыгып утыргач, сөлге белән сөртеп киптерәбез дә (аякны чиста су белән чайкатмаска) крем сөртеп куябыз. Өстеннән оекбаш киябез.
 
Икенче ысул: берәр аш кашыгы крахмал белән лимон согы һәм бер йомырка сарысын кушабыз. Үкчәләргә шул катнашманы сылыйбыз. 15-20 минуттан су белән юып төшерәбез. Киптергәч, крем сылап куябыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading