16+

"Аяз Гыйләҗевның йөзенә кызыллык китермәскә тырышырбыз"

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы Татар дәүләт драма театры вәкилләре Казанга килде. Башкалага килүләренең берничә сәбәбе бар. Беренчедән, бүген - 17 гыйнвар көнне халык язучысы Аяз Гыйләҗевның тууына 95 ел тулды.

"Аяз Гыйләҗевның йөзенә кызыллык китермәскә тырышырбыз"

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы Татар дәүләт драма театры вәкилләре Казанга килде. Башкалага килүләренең берничә сәбәбе бар. Беренчедән, бүген - 17 гыйнвар көнне халык язучысы Аяз Гыйләҗевның тууына 95 ел тулды.

Бу уңайдан Чаллы кунаклары язучының каберен зиярат кылачак, Аяз Гыйләҗевның “Адымнар” мәктәбендәге музеена барачак һәм язучының хатыны Нәкыя Гыйләҗева белән очрашыр дип көтелә.

Чаллы театры кунакларының Казанга килүенең икенче сәбәбе – 14-16 февральдә Г.Камал театры бинасында Чаллы Татар дәүләт драма театрының гастрольләре узачак. 14 февральдә – “Яшь йөрәкләр” комедиясе, 15 февральдә – “Капка” һәм 16 февральдә – “Болан” драмалары тәкъдим ителәчәк.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Инсаф Фәхретдиновка Аяз Гыйләҗев белән шәхсән аралашырга насыйп булган. Сүз уңаеннан, Инсаф абый “Болан” спектаклендә Ханнан ролен башкара. “Аяз абый белән бик күп тапкыр очрашырга туры килде. Ул вакытта мин Минзәлә театрында эшли идем, аның бик күп спектакльләре куелды. Мин уйнаганнары – “Өч аршын җир”, “Болан” (анда да уйнадым, Чаллы театрында икенче тапкыр уйнавым), “Син – минеке, мин – синеке”. Аяз абый – үз сүзендә тора торган чын ир-ат, әсәрләрендә дә ул ир-ат образын күтәрә иде. Спектакльне куя башлаганнан алып, спектакль чыкканчы, Аяз абый режиссер белән бергә эшләде. Ул күп белә иде, аның белән сөйләшү рәхәт иде. Яхшы кеше булып истә калган шәхес”, - диде Инсаф Фәхретдинов.

Театр яңа бинага күченгәч, Чаллы театрына Аяз Гыйләҗев исеме бирелде. Ул вакытта халык нинди генә исем тәкъдим итмәгән, хәтта өчпочмак исемен тәкъдим итүчеләр дә булган. “Ләкин бәйгедә Аяз Гыйләҗев исеме җиңеп чыкты. Аның исемен йөртү бик җаваплы. Кызганыч, үзе исән булмаса да, хатыны Нәкыя апа исән-сау, Аллаһка шөкер. Ул безгә еш килә, соңгы тапкыр “Болан” спектакленең премьерасына килде. Без аның белән гел элемтәдә торабыз. Быелгы гастрольләр Аяз абыйның тууына 95 ел тулуга багышлана. Ә инде аның 100 еллыгына монумент куярга, юбилеен зурлап үткәрергә җыенабыз. Аяз абыйның йөзенә кызыллык китермәскә тырышырбыз”, - диде Чаллы театрының башкарма директоры Рәсим Хафизов.

Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов әйтүенчә, театр үсү юлында, тамашачылар саны да көннән-көн арта бара икән. “Чаллы театрына режиссер итеп билгеләнгәч, минем алда кыска гына вакыт эчендә яңа репертуар туплау максаты куелды. Яңа сәхнәдә яңа спектакльләр көттеләр”, - диде ул. Аның сүзләренчә, быел театр Артур Шәйдулланың “Җаның ниләр тели?” әсәрен сәхнәләштерәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading