16+

Айдар Хәйретдинов көрәшкә кайта?

Фотоларны күрүгә, күңелдә "Айдар Хәйретдиновны келәмдә тагын күрәчәкбез икән" дигән уй туды. Берничә атнада Әлмәттә "Алтын сөлге" бәйгесе узачак.

Айдар Хәйретдинов көрәшкә кайта?

Фотоларны күрүгә, күңелдә "Айдар Хәйретдиновны келәмдә тагын күрәчәкбез икән" дигән уй туды. Берничә атнада Әлмәттә "Алтын сөлге" бәйгесе узачак.

Ватсапка иртә таңнан матур фотолар килеп төште. Көчле, нык, төпле көрәшчеләр. Матур стойка. Иң мөһиме көрәшчеләр - татарның танылган уллары, танылган батырлары.

Татарстанның атказанган спорт остасы Айдар Хәйретдиновның көрәшне яратуын да, көрәштән беркайчан китә алмавын да барыбыз да белә. Бүгенге көндә ул туган ягында, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе булып эшли. Ярышларда һәрчак командасы белән, көрәшчеләр янында. Әлбәттә, вакыты вакыты белән келәмгә дә чыгып кергәлидер. Менә дигән малайлар - булачак батырлар әтисе дә бит әле ул. Безгә билгеле булганча, малайлары да матур гына көрәшеп, келәмдә ут уйната башлаган икән инде. Димәк, аларга да үрнәк күрсәтергә, аларга да көрәш серләре өйрәтәсе бар әле.

Әнә тагын чыккан ул келәмгә. Айдар Гәрәев белән. Безгә килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, җылынып, әзерләнеп чыккан ул. Балтач спорткомплексында энесе Ринат Хәйретдинов алып барган көрәш түгәрәгендә була бу хәл. Фотоларны күрүгә, күңелдә "Айдар Хәйретдиновны келәмдә тагын күрәчәкбез икән" дигән уй туды. Берничә атнада Әлмәттә "Алтын сөлге" бәйгесе узачак. Командалар арасында үтәчәк бәйгедә моннан берничә ел элек Айдар инде көч сынашкан иде. Әллә тагын шунда катнашырга җыенамы икән дигән уй туды. Ә бәлки... Ә бәлки Сабантуйга әзерләнә башлагандыр?

Айдар Гәрәев та даими рәвештә спорт залына йөри. Бассейнда да йөзә. 50гә якынлашып килүенә карамастан, бик шәп формада икән. Фермерлык белән шөгыльләнә, шулай ук малае белән көрәш түгәрәгенә һәрдаим йөри икән. Спорт остасы Айдар Гәрәевны без "минсельхоз", Муса Җәлил турнирларында, Татарстан чемпионатларында җиңү яулаган көрәшче.

Ни булса да, ике дус, ике Айдарны әлегә фотода гына булса да келәмдә күрү күңелле үзе...

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading