16+

Айдар Тимербаев төнне "балыкчы" дуслары белән үткәргән

Күрше авылдагы дус егетнең күленә барып балык тоттык. Бик күп балык эләкте. Шашлык кыздырып, уха пешереп ял иттек.

Күрше авылдагы дус егетнең күленә барып балык тоттык. Бик күп балык эләкте. Шашлык кыздырып, уха пешереп ял иттек.

Татарстанның атказанган артисты, бик күп популяр җырлар авторы Айдар Тимербаевның оста балыкчы икәнен белә идегезме? Бу көннәрдә Айдар янына "балыкчы" дуслары кайтып кунак булып киткән.

- Аранжировщик Марат Мухин белән җырчы Рифат Зарипов авылга кунакка кайтты. Күрше авылдагы дус егетнең күленә барып балык тоттык. Бик күп балык эләкте. Шашлык кыздырып, уха пешереп ял иттек. Егетләр иртә белән генә Казанга китте, - дип сөйләде безгә хәзерге вакытта туган ягында ял итүче Айдар Тимербаев.

Иҗаттагы яңалыкларына килгәндә, Айдар Тимербаев күп кенә җырлар иҗат иткән. "Яңа җырларымны Вадим Захаров, Рифат Зарипов, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Илсөя Бәдретдинова, Гүзәл Уразова башкарачак", - диде ул.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading