16+

Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова: «Нишләргә дә белмим...»

Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлованы Татарстанда гына түгел, хәзер бөтен Россиядә һәм чит илләрдә дә беләләр.

Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова: «Нишләргә дә белмим...»

Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлованы Татарстанда гына түгел, хәзер бөтен Россиядә һәм чит илләрдә дә беләләр.

Ул Андрей Малахов тапшыруына үзе якты дөньядан китеп барса, улына яңа гаилә табу нияте белән барган иде.

Айгөл дәвалау курсы белән беррәттән бүгенге көндә улын мәктәпкә әзерләү белән мәшгуль, ул быел беренче сыйныфка бара. Бу хакта Айгөл социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Кичә кич в контактеда ул улын мәктәпкә әзерләү өчен акчасы җитмәү сәбәпле, ярдәм сорап язган иде. "Берничә кибетне үтеп, ак күлмәк, чалбар, аяк киеме генә алдык, калганына акчам җитмәде. Нишләргә дә белмим. Минем пенсиям генә җитми, -  дип язган иде.

Бер кич эчендә битараф булмаучылар ярдәмендә, мәктәп һәм спорт формасы алырлык акча җыелган, бу хакта Айгөл бүген хәбәр итте. Канцелярия  товарларын да шушы көннәрдә китереп бирәчәкләр. Айгөл ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтен җиткерә.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading