16+

Айгөл Хәйруллина, Рөстәм Гайзуллин һәм Айсылу Лерон ничек бәйрәм итәләр?

Радио көнен танылган "радиочылар" ничек бәйрәм итә соң?

Айгөл Хәйруллина, Рөстәм Гайзуллин һәм Айсылу Лерон ничек бәйрәм итәләр?

Радио көнен танылган "радиочылар" ничек бәйрәм итә соң?

Айгөл Хәйруллина, «Болгар» радиосы алып баручысы:
– 20 елга якын инде һәр көнем – Радио көне. Радио белән яшим, ашыйм, хәтта сулыйм. Миңа калса, радиода фанат булмаган кеше эшли алмый. Билгеле, зур эш хакы алып эшләмибез, дан-шөһрәт өчен дә түгел. Ә менә күңел шулай кушканга, эшне яратканга.
Бәйрәм көнне, гадәттә, эфирда интерактив була: бүләкләр биреп, яраткан җырларын куеп, тыңлаучыларның күңелен күрәбез.

Рөстәм Гайзуллин, «Болгар» радиосы алып баручысы:
– Радио көнендә эфирда булам. Биредә мин 2012 елдан бирле эшлим. Радионың нәрсә икәнен дә белмәгән килеш, эфирга чыктым. Элек мин радионы, театрдан аермалы буларак, бер яклы гына элемтәдер дип уйлый идем. Әмма алай түгел.

Айсылу Лерон, «Татар радиосы» алып баручысы:
– Радио көнендә гаиләбез белән Төркиягә очабыз. Ә коллегаларыбыз белән бер-беребезне котлашабыз, матур теләкләребезне җиткерәбез. Радиода ун елдан артык эшлим. Бүгенге көндә «Хәерле иртә, Австралия!» тапшыруын Айваз Садыров белән алып барабыз. Мондый тапшыру татар радиостанцияләре арасында бүтән юк, без – бердәнбер. Актуаль булган теләсә кайсы проблеманы күтәреп чыгабыз: дин булсынмы ул, гаилә мөнәсәбәтләреме...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading