16+

Аз мобильле сайлаучыларга тавыш бирү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган

Участоклар аз мобильле сайлаучыларны, күзләре начар күрүче кешеләрне кабул итү өчен махсус әзерләнгән.

Аз мобильле сайлаучыларга тавыш бирү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган

Участоклар аз мобильле сайлаучыларны, күзләре начар күрүче кешеләрне кабул итү өчен махсус әзерләнгән.

Сайлау участокларында аларга волонтерлар ярдәм итәчәк, йөри алмаучы кешеләрнең өйләренә киләчәкләр. Кыскасы, сайлау вакытында физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләргә тавыш бирү өчен барлык шартлар тудырылган. Бу хакта КПРФ Татарстан төбәк бүлегенең беренче сәркатибе, Дәүләт Советы депутаты Хафиз Миргалимов әйтте. Үзе әле тавыш бирергә өлгермәгән. Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмати үзәгендә узган матбугат-конференциясендә журналистларга ул Чаллы шәһәрендә сайлаячагын әйтте. “Казаннан  Чаллыга ничек кайтып өлгерерсез?” дигән сорауга, уенын чынын бергә кушып: “Дүрт тәгәрмәчле вертолетта”, – дип тә шаяртты. Совет заманында сайлауларның тагын да күңеллерәк бәйрәм рухында узуын да искәртте. Быелгы сайлаулар, тыныч, гадел узсын иде дигән теләген җиткерде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading