16+

«Азан әйтә башлагач, кемдер ишекне каты итеп ябып чыгып китте»

Дөньяда нинди генә могҗизалы хәлләр юк инде! Аларның кайберләренә, хәтта бик якын кешеләреңнән ишетсәң дә, ышануы авыр. Бәйрәм көннәрендә туганнарыбызга авылга кунакка кайткан идек. Шунда якын туганым гаҗәеп бер хәл турында сөйләде.

«Азан әйтә башлагач, кемдер ишекне каты итеп ябып чыгып китте»

Дөньяда нинди генә могҗизалы хәлләр юк инде! Аларның кайберләренә, хәтта бик якын кешеләреңнән ишетсәң дә, ышануы авыр. Бәйрәм көннәрендә туганнарыбызга авылга кунакка кайткан идек. Шунда якын туганым гаҗәеп бер хәл турында сөйләде.

Ике еллар чамасы элек намазга баскан иде ул. Теге хәлләр шул көннәр тирәсендә булган икән. Моңа кадәр бер дә сөйләгәне юк иде.

– Мин ул чагында намаз укырга өйрәнә генә идем әле, – диде туганым. – Түр бүлмәдә намазлыгымны җәйдем дә, кычкырып, азан әйттем. Шуннан соң ук өйалды ишегенең каты итеп ябылганы ишетелде. Тәгаен хәтерлим: өйдә беркем дә юк иде. Керүче дә булмады. Берничә көннән соң бу турыда мәчеттәге хәзрәткә әйттем. Ул минем иманга килүем, ә өйдән шайтанның чыгып китүен әйтте. Шуннан соң бер еллар чамасы узгач, йортыбызга ремонт ясатырга булдык. Безгә ярдәм итәргә бер эшчене дә ялладык. Аның аракы эчә торган гадәте булган икән. Беркөн караңгы төшкәч, йокларга яттык. Өйдә кечкенә балалар булганлыктан, светильникның утын сүндерми калдырган идек. Бераздан теге эшчебез үзе йоклаган бүлмәсеннән чыкты да кухняга таба китте. Аның артыннан ук бер кара шәүлә дә атлый иде. Кеше биеклегендә, кара плащ кигән, кеше рәвешендәге шәүлә иде ул. Үзе көч-хәл белән атлый, үзенең авыр итеп сулыш алганы ишетелә. Абзыйның су эчкәнен көтеп торды да, кабат аның белән бергә, теге бүлмәгә кереп югалды.

Туганымны тыңлагач, мәрхүм әти сөйләгән вакыйгалар да хәтердә яңарды. Дөрес, ул шайтаннар турында түгел, ә сарай ияләрен күрүен сөйләгән иде. Кич белән сарай тәрәзәсеннән ап-ак төстәге йомры йомгакларны хәтерләткән җан ияләрен карап торуын әйткәнен хәтерлим. Төнлә сыер бозаулаганда әнисен (безнең әби була инде) йокыдан уятуларын да сөйләгән иде әле.
Кызык, гаҗәп инде бу дөнья. Андый йорт ияләре, кара шәүләләр башкаларга да күренгәне бармы икән ул?

Гөлүсә Зарипова, Азнакай.

Фото: novoboi.ru

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading