16+

Азат Фазлыев: «Табиблар: «Йөреп тә тормагыз, әниегез исән калмаячак», – дигән иделәр»

Шушы көннәрдә ТМТВ телеканалында чыккан “Сер булып калсын” тапшыруында Азат Фазлыев әнисенең бик каты авырганы турында сөйләде.

Азат Фазлыев: «Табиблар: «Йөреп тә тормагыз, әниегез исән калмаячак», – дигән иделәр»

Шушы көннәрдә ТМТВ телеканалында чыккан “Сер булып калсын” тапшыруында Азат Фазлыев әнисенең бик каты авырганы турында сөйләде.

- Минем әнием – көчле кеше. Бик күп еллар математика, физика, геометрия фәннәре укытучысы булып эшләде. Аннары, мәктәп директоры вазифасын да башкарды. Мәктәпне яхшы якка үзгәртер  өчен бик тырышты. Хәтта яңа бина да салдырды. Ләкин аннары авырып китеп, әни дәваханәгә ятты. Нәрсә белән авырганын белмиләр, тикшерәләр...

Шул чакта минем “Зәңгәр чәчәк” дигән җырым чыккан иде. Ул җыр махсус әнинең туган көненә язылган иде. Әни яшь чагында бу җырны бик яраткан. Әле дә хәтердә, тәүге сольный концертымда бу җырны башкаргач, әни чәчәкләр бүләк итте.

Әни дәваханәгә ятса да, без эшебезне дәвам иттек, чөнки эшләмичә булмый. Бер зур абзый әнисенең юбилеена чакырды һәм нәкъ шул “Зәңгәр чәчәк” җырын башкаруымны үтенгән иде. Шушы җырны җырлар алдыннан миңа табиблар шалтыратып, әнидә яман шеш икәнен хәбәр итте. Иң күңел тулган чак, иң авыр чак шул булды...

Аллага шөкер, әнинең көче белән, без, өч баласы тырышлыгы белән бу авыруны җиңеп чыктык. Ул чакта табиблар: “Йөреп тә тормагыз, әниегез исән калмаячак”, - диделәр. Әмма без чиргә караганда да көчлерәк булып чыктык.

Кызганычка каршы, күп еллар үткәч, әлеге чир тагы да пәйда булды. Теге юлы алган көчле “химия”ләрнең нәтиҗәсе чагылыш тапты. Бүгенге көндә Израильга барырга әзерләнәбез, анда әнигә катлаулы операция ясалырга тиеш. Чит ил табиблары бар да яхшы булачак, диде. Без үзебез дә шулай булачагына ышанабыз!

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Азат, Алсу! Эниегезнен бу юлы да авыруны жинеп чыгачагына ышанабыз. Ул бик кочле рухлы кеше!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Азат, мин золфирэ белэн арчада бергэ укыдым. Фэридэ мин. Бар группа белэн сэламэтлэнуен телибез. Сордедэн.

      Мөһим

      loading