16+

Азнакайда Россиядә тиңе булмаган проект эшли

Балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен мәктәп – иң уңышлы мәйдан. Ата-аналар, сәламәтлек саклау, мәгариф оешмалары берләшеп, балаларның сәламәтлеген ныгытуга зур өлеш кертә ала, әмма күп мәктәпләрдә шәфкать туташлары юк. Медицина кабинетлары буш тора.

Азнакайда Россиядә тиңе булмаган проект эшли

Балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен мәктәп – иң уңышлы мәйдан. Ата-аналар, сәламәтлек саклау, мәгариф оешмалары берләшеп, балаларның сәламәтлеген ныгытуга зур өлеш кертә ала, әмма күп мәктәпләрдә шәфкать туташлары юк. Медицина кабинетлары буш тора.

Бу – кабинетларны лицензияләүдә кыенлыклар белән дә бәйле, дип аңлата Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев. Әйтик, Казанда 161 мәктәпнең бары 104ендә генә лицензияле медицина кабинеты эшли. Сырхауханәләр белән килешү төземәгән мәктәпләр җи¬тәрлек. Мәктәп укучыларының сәламәтлеген ныгыту белән бәйле проблемаларны хәл итү максатында, «Бердәм Россия» партиясе «Мәктәп – сәламәтлек территориясе» программасын тәкъдим итә. Дөрес, Татарстанда моңа кадәр дә бу өлкәдә эшләп килгән программалар бар иде. 2016 елдан бирле Казан шәһәрендә «Азино» сырхауханәсенә теркәлгән Совет районының ун мәктәбе базасында «Татарстанда сәламәтлек мәктәпләрен үстерү» проекты гамәлгә ашырылып килә. «Балаларга – Сәламәтлек» программасы да нәтиҗәле эшли. Проектның төбәк координаторы Рафаэль Шәвәлиев әйтүенчә, төп максат – балаларга сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү.

– Дәүләт күләмендә балалар сәламәтлегенә зур игътибар бирелә. Перинаталь үзәкләр салынды, проект кысаларында, балалар сырхауханәләре төзекләндерелә. Алга таба балалар өчен яңа, сыйфатлы сырхауханәләр салына башлар дип уйлыйбыз, – ди Рафаэль Шәвәлиев.

Азнакай районы үзәк хастаханәсендәге «Здравкласс» проектына Россиядә тиңнәр юк. Проектның җитәкчесе, балалар табибы Луиза Мурадыймова: «Мәктәптә укыганда, балаларның сәламәтлеге начарлануга гаҗәпләнәсе дә юк», – ди. Балалар бакчасында биш тапкыр ашап, даими саф һавада булып өйрәнгән сабыйларның мәктәптә режимнары бозыла. Шуңа да укучыларга сәламәт яшәү кагыйдәләрен кечкенәдән сеңдерергә кирәк.
– Проект 2015 елдан эшли башлады. Азнакай районы хастаханәсенең баш табибы Илдар Шиһапов, безнең идеяне хуплап, бу сыйныф өчен аерым кабинет бүлеп бирде. Хастаханә эчендә үзенә күрә бер мәктәп барлыкка килде. Атнага ике тапкыр район мәктәпләреннән бер класс безгә килә һәм укучыларга аерым бер темага мәгълүмат җиткерәбез. Темалар төрле: кариес булдырмау, җенси тәрбия, дөрес туклану һәм башкалар. Дәресләрне кызыклы итеп, уен формасында үткәрергә тырышабыз. Укучылар арсалар, мультфильм күрсәтәбез, гимнастика ясыйбыз. Дөрес, мәктәпләрдә дә сыйныф сәгатьләрендә класс җитәкчеләре сәламәтлек турында еш сөйли. Ләкин хастаханәдәге мохит укучыларга ныграк тәэсир итә, – ди Луиза Мурадыймова. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading