16+

Сөт һәм ит җитештерү кими – азрак йоклый башларга кирәк?!

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов журналистлар белән очрашу вакытында 2018 елның терлекчелек тармагы өчен бик үк уңышлы булмавын билгеләп узды. «Үсеш бар, ләкин ул 2-4 процент тирәсе генә», – диде ул.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов журналистлар белән очрашу вакытында 2018 елның терлекчелек тармагы өчен бик үк уңышлы булмавын билгеләп узды. «Үсеш бар, ләкин ул 2-4 процент тирәсе генә», – диде ул.

Шулай да куандырган вакыйгалар да юк түгел. Шундыйларның берсе – татар токымлы атларның рәсми рәвештә теркәлүе. Әйтергә кирәк, әлеге тармактагылар өчен бу – көтеп алынган вакыйга. Нәҗип Хаҗипов әйтүенчә, гәүдәләре зур булмаса да, әлеге атлар башкалардан чыдамлылыгы белән аерылып тора. Аларга кышка азык әзерлисе юк. Үзләре кар астыннан аяклары белән эзләп табалар.
– Татар токымлы атлар үрчетү эшләрен без 2005 елда башлап җибәргән идек. 4 декабрьдә таныклык алуга ирештек. 25 декабрьдә аның төп нөсхәсен безнең кулга бирәчәкләр. Эш бөтен республика күләмендә бик зурдан барды. Токымлы атлар үрчетүче тырыш егетләребез Лениногорск, Әлки, Теләче, Саба районнарында бар. Бу эшләрне алар белән бергәләп башкарып чыктык. Безнең өчен бу чыннан да шатлыклы вакыйга, – диде ул.

Сөт бәяләре арта

Быел республикада 1 млн 845 мең тонна сөт җитештерелгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 1,2 процентка күбрәк. Министрлык тарафыннан әлеге күрсәткечләрне 2020 елга 2 млн тоннага кадәр җиткерү бурычы куелган.

– Быел, әлбәттә, зуррак нәтиҗәләргә өметләнгән идек, тик сөт бәяләренең төшүе безнең итәктән тартып торды. Кызыксыну кимеде. Шуның белән яңа тораклар төзү, терлек сатып алу һәм башка эшләр тоткарланды. Аллага шөкер, хәзерге вакытта барысы да җайланып килә. Сөт бәяләре узган ел күрсәткечләренә тигезләште. Киләсе елның беренче кварталында да шулай булыр дип көтәбез. Шулай булгач, алга карап эшләргә мөмкинлек бар, – диде ул.
Хәзерге вакытта хуҗалыклардан җыела торган уртача сөт бәяләре 26 сумны тәшкил итә.
– Сөт бүген – төп акча чыганагы. Бу мәсьәләдә иң зур күрсәткечләр – Әтнә районында. Монда бер сыердан тәүлегенә 24 литр сөт савып алына. Аннан соң Мамадыш, Кукмара, Саба, Балтач, Түбән Кама, Азнакай, Актаныш районнары бара. Бүгенге көндә 4 процент үсеш белән барабыз. Яңа елны 5 процент белән башлау бурычы куелды, – диде Нәҗип Хаҗипов.
Аутсайдер хуҗалыкларга килгәндә, Баулы, Лениногорск, Әлмәт районнарындагы хуҗалыкларда сөт бәяләре түбән.

– Сөт бәяләренә аның күләме һәм сыйфаты йогынты ясый. Республикада иң чиста сөт – роботлар сауган сөт. Саба районы Икшермә хуҗалыгының сөте идеаль. Шуңа күрә сөт бәясе һәр хуҗалыкның үзеннән тора. Шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөт бәяләре 10-12 сумга төшкән иде. Хәзерге вакытта алар 16-18 сумга җитте. Күләм һәм сыйфаттан кала, сөт бәяләре трейдерларның намусына да бәйле, – диде министр урынбасары.
«ШК» хәбәрчесенең соравына җавап итеп, Нәҗип Хаҗипов, сөт бәяләре төшү сәбәпле, шәхси хуҗалыклардагы сыерларның кимемәвен әйтте. Быел да, узган елгы кебек үк, шәхси хуҗалыкларда 110 мең сыер исәпләнә.
– Хөкүмәтебезгә рәхмәт, аларга күпме ярдәм күрсәтелә. Программаларда катнашып, моны бизнеска әйләндереп, шәхси хуҗалыклардагы баш саннарын алтышар-сигезешәргә җиткергән кешеләр бар. Без савым сыерларын арттыру максатын куймыйбыз. Санын түгел, продукциясен арттырырга кирәк. Ашатуны тәртипкә китерсәк, сөт күләме артырга тиеш, – диде ул.
Шулай ук ул сөтне үзебездә эшкәртү максаты куелганлыгын да билгеләп узды. 2018 елда Казанда, Биектау районында яңа сөт заводлары сафка бастырылганлыгын әйтте. Чиратта Әлмәт, Теләче районнары тора.

Ит җитештерү

Ит җитештерүдәге үсеш тә әллә ни мактанырлык түгел. Нибары бер процентны гына тәшкил итә. Министр урынбасары әйтүенчә, үсеш күбрәк тавык һәм дуңгызчылык тармагында булган. Быел 1 млрд 375 млн данә йомырка җитештерелгән.
– Бу юнәлештә дә проблемалар бар. Соңгы өч елда тавык, дуңгыз ите һәм йомырка бәяләре артмый. Ул безне тоткарлап тора, ләкин рентабельлекне күтәрер өчен эш алып барырга кирәк, – дигән фикердә ул.

Нәҗип Хаҗипов һәр уңышның да кеше факторына бәйле булуына басым ясады.
– Моның өчен кешегә лаеклы хезмәт хакларын түләп, аны кызыксындырып, уртак тел табып эшләргә кирәк. Россия күләмендә күрсәткечләребез яхшы булса да, йоклап ятасы түгел. Күрше республикалар да тик тормый. Барысы да эшли. Россия буенча авыл хуҗалыгы тармагы үсеш белән бара. Туктап торырга ярамый. Туктыйсың икән, бүген синең урынга икенче берәү килеп сата башлый. Һәм базардан чыгып китәсең, югаласың, – диде ул.
Министр урынбасары киләсе елда сыер һәм кәҗәләргә бирелә торган субсидияләр, бюджет ярдәменең күләме сакланачагын да әйтте.

Республикада барлыгы 1 млн 710 мең тирәсе мөгезле эре терлек исәпләнә. (Узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, кимегән.) Шуларның – 345 меңе – савым сыеры.

Татарстанда 464 мең дуңгыз, 450 мең тирәсе кәҗә һәм сарык бар.

Соңгы елларда кошчылык тармагында үсеш күзәтелә. Бүген республикада 18 млнга якын төрле кош-корт исәпләнә.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading