16+

БАД базары. Россия җитештерүчеләре безгә нәрсә тәкъдим итә ала?

Пандемия дөньяның астын-өскә китерде. Кешеләр күбрәк йогышлы авыруларны профилактикалау һәм сәламәтлеккә сакчыл карау турында, әйтик, физик йөкләнеш, рационны файдалы матдәләр белән баету турында ныграк уйлана башлады.

БАД базары. Россия җитештерүчеләре безгә нәрсә тәкъдим итә ала?

Пандемия дөньяның астын-өскә китерде. Кешеләр күбрәк йогышлы авыруларны профилактикалау һәм сәламәтлеккә сакчыл карау турында, әйтик, физик йөкләнеш, рационны файдалы матдәләр белән баету турында ныграк уйлана башлады.

Моңарчы дөрес туклануга җитди игьтибар булмаган. Хәзер кеше күбрәк табигый һәм файдалы продуктларны сайларга тырыша. Шунысын әйтик, элек беркайчан да кешеләр үз рационын баету һәм мегаполислар шартларында файдалы матдәләр балансын тулыландыру турында уйламаган, витаминлы-минераль комплексларга һәм биологик актив өстәмәләргә дә ихтыяҗ юк иде.

Сәламәтлекне саклау мәсьәләләре кискен торган чорда дөрес туклану базары нәрсә тәкъдим итә ала, җитештерүчене сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә - белгечләр белән бергә шуны ачыкларбыз. 

Ниләр үзгәрде?
Наталья Голушко, медицина фәннәре кандидаты, врач-диетолог, ULTRANOVATION R&D Laboratoryсының нутрициологы: «Пандемия бик күп кешеләрне сәламәтлекләре турында уйланырга мәҗбүр итте. Без вируска йогынты ясый алмыйбыз, әмма үзебезнең җайлаштырылган мөмкинлекләребезне, каршы тору, иммун статусын төзәтә һәм организмның потенциалын киңәйтә алабыз. Җитештерү торышын тулыландыру һәм метаболизмның нормаль күрсәткечләрен торгызу мөһим. Әгәр дә кешегә витаминнар җитми яки дефицит пәйда булган һәм аның организмы инфекциягә бирешә икән, мәсьәлә кискенләшә. Бу иммун системасы эшчәнлегендә килеп чыккан тайпылышларның төп сәбәбе булып тора".

Билгеле булганча, иммун статусына цинк, тимер һәм магний нык йогынты ясый. Цинк - иммун җавабы өчен тулы кыйммәткә ия булган төп минерал. Тимер гипоксиядән, кислород ачлыгыннан яклый. Магний ковидтан соңгы чорда нерв системасына ярдәм итә.

Иммунитетны ныгытучы төп витаминнарның җыелмасы, ягьни "алтын өчпочмак" - ул А, Е һәм С. Шулай ук B һәм D төркемнәренә керүче витаминнар, омега-3 төркемнәре дә бик мөһим роль уйный.

Сихәтләнү чорында организм аксымга мохтаҗ, моннан тыш пробиотикалар, аминокислоталар, ферментлар, азык сүсләре куллану да мөһим. Алар, беренче чиратта микрофлораны торгызу һәм ашкайнатуны оптимальләштерү өчен кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә дә бүген ресурсларны тиз тулыландыру, организмның төрле факторларга – инфекция, агуланулар йогынтысына каршы торучанлыгын арттыру өчен продуктлар эшләп чыгару ихтыяҗы пәйда булды. Аларның берсе булып биологик актив өстәмәләр (БАД) тора.

Елена Знахаренко, диетолог, гастроэнтеролог, диетологларның милли җәмгыяте әгъзасы һәм клиник туклану милли ассоциациясе әгъзасы: «Биологик актив өстәмәләр дип турыдан-туры кабул итү яки продуктлар составына кертү өчен билгеләнгән табигый биологик актив матдәләр санала. Барыннан да элек БАД организмның алмашыну процессларына һәм органнарының һәм системаларының торышына йогынты ясый, шулай ук кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту өчен һәм дәвалау узучылар яки төрле авырулардан соң тернәкләнү чорында ярдәм итә".

БАДны ничек дөрес сайларга һәм кабул итәргә?
Елена Знахаренко: «БАД кабул итүгә төп каршылык - компонентларның сезгә туры килмәве. Хәтта чәйдәге бөтнек үләненә дә аллергия чыгарга мөмкин. Мондый кешеләргә күп компонентлы составлардан качарга кирәк, бәлки аларда сезгә таныш булган аллерген бардыр. Минималь дозировкалардан башларга, берәр продукт кабул итәргә һәм 4-5 көн үз халәтеңне күзәтеп торырга, аннары табиб тәкьдиме буенча дәвалану курсы узарга кирәк. Дозаны арттыру юлы белән тиз арада нәтиҗәгә ирешү теләге – зур ялгышлык. Витаминнарда тәкъдим ителгән тәүлеклек куллану дозасы бар, шуңа күрә бу норманы күзәтергә мөмкин. Үсемлек экстрактларына, умартачылык продуктларына һәм башка БАДларга килгәндә, барысы да гади: аларны, кагыйдә буларак, төгәл һәм аңлаешлы инструкция буенча кабул итәргә кирәк. Әгәр сезгә чит ил могҗиза-өстәмәләрен тәкъдим итсәләр, беренче чиратта, кабул итү схемасы һәм барлык кисәтүләр белән аннотацияне тәрҗемә итәргә кирәк. Әгәр мондый мәгълүмат юк икән, тагын да ышанычлырак продукт эзләү кулайрак. Массакүләм мәгълүмат чараларында БАД кабул итүдән соң сәламәтлек белән проблемалар пәйда булган бик күп мисалларны очратырга мөмкин. Мондый хәл аларны кабул итү буенча тәкьдимнәрне бозгач кына килеп туарга мөмкин. Тулаем алганда биологик актив өстәмәләр кабул итү куркынычсыз".

БАД ничек барлыкка килә?
БАД җитештерү һәм сатуның төп кагыйдәсе - составны төгәл тикшерү һәм теркәү, ә аннары аны төргәкләү. Гомумән алганда, болар барысы да кулланучы һәр ингредиент һәм аның продукттагы тупланышы турында белсен өчен эшләнелә.

Светлана Король, ULTRANOVATION R&D Laboratory компаниясе директоры, NL International компаниясенең стратегик партнеры: «Теләсә нинди продуктны эшләп чыгару - ул беренче чиратта күп факторларга: дөнья лидерларының чимал базасына, яңа ачышларга һәм еллар дәвамында тикшерелгән фәнни мәгълүматларга нигезләнгән идея. Барыннан да элек үзләренең нәтиҗәлелеген һәм гамәлләрнең тотрыклылыгын күрсәткән компонентлар кулланыла. Мәсәлән, кардиотоник үзлекләре күптән билгеле булган дүләнә бу максатлар өчен 50 ел элек тә кулланылган, һәм бүген дә ул үзенең актуальлеген югалтмаган. Табигатьнең кешегә яшәргә һәм үзен яхшырак хис итү өчен ярдәм итә алуы өлкәсендә тикшерү туктатылмый. Еш кына көтелмәгән ачышлар күптән билгеле урында пәйда була. Мондый алымны Германиядә актив кулланалар: күптән билгеле булган үсемлекләрне яңа үзлекләргә һәм билгеләнешләргә тикшерәләр». 

Инновацияләр белән традицион карарларны кушу кайвакыт максималь нәтиҗәлелек бирә. ULTRANOVATION R&D Laboratory командасы нутрициология трендларын күзәтеп тора, шулай ук үз тикшеренүләре өстендә эшли, биологик актив матдәләрнең яңа формаларын өйрәнә һәм тудыра.

Үзебезнең җитештерүчеләр нәрсә тәкъдим итә?
БАД белән кызыксынуның артуын җитештерүче компанияләр, мәсәлән, сәламәтлек саклау өчен продуктлар җитештерүче NL International дә билгеләп үтә. Компания мәгълүматлары буенча, Татарстан биологик актив өстәмәләр сату буенча Россиянең төбәкләре арасында бишлеккә керә, әлеге продуктларга ихтыяҗ, 2020 ел белән чагыштырганда, 2021 елда ике тапкырга арткан. 

NL җитештерү комплексы брендның туган ягы Новосибирскида урнашкан. NL дагы БАД - үсемлек комплексларының һәм фиточәйләрнең киң ассортименты булган Greenflash бренды астында чыгарыла торган продуктлар линейканың формуласында бар. Шул ук "алтын өчпочмак", цинк, шулай ук пре- һәм пробиотиклар, антиоксидантлар, аминокислоталар да тупланган биредә. 20 ел эчендә NL International дөнья базарының әйдәп баручы җитештерүчеләре белән элемтә урнаштырылган. Компания үзенең яңалыгын беренчеләрдән тәкъдим иткән, бу продуктлар җитештерү өлкәсендә инновацион чишелешләрне табарга мөмкинлек бирә.

NL үзенең инновацион продуктларын тудыра һәм журналистларны һәм блогерларны җитештерү мәйданчыкларына бик теләп чакыра, эш шартларын сер итеп тотмый. "Шәһри Казан" редакциясе шулай ук цехларда булып кайтты.

2014 елдан компания Новосибирскидагы үз җитештерү комплексы базасында функциональ туклану һәм БАД җитештерә. Бүген монда 83 исемдәге азык-төлек чыгарыла, алар дөньяның 200дән артык иленә җибәрелә. NL җитештерү халыкара куркынычсызлык стандарты ISO 22000 буенча сертификацияләнгән - компаниядә бу бөтен дөньяда кабул ителгән эталон, дип сөйләделәр. NL чыгарыла торган бөтен продукция кулланучы өчен куркынычсыз. 

Чимал операторга керә, ингредиентларны кушу катгый технологик карта буенча эшләнелә.

Витамин, минералларны һәм башка файдалы матдәләрне һәрбер капсуланың тиешле пропорцияләре итеп бүлеп бирергә мөмкин түгел. Ул вакытта эшкә "кубик" җәлеп ителә.

БАД цехы тәүлек буе эшли, хезмәткәрләр сменалап хезмәт куя. Бер сменада БАД 10 000 төргәге җитештерелә, тәүлегенә 20 000 төргәк ясала. Җитештерү өчен ял көннәре юк, җиһазлар тик тормый. Җитештерү өчен планнар берничә ай алдан төзелә.
Шулай ук җитештерү участоклары, персонал, документация, склад биналары, җитештерү һәм офисның бизнес-процесслары "Хәләл" таләпләренә туры килә, бу безнең төбәк өчен мөһим.

*Дәвалау чарасы түгел

*Реклама

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading