16+

«Бакчачылар да бәйрәм итәргә тиеш»

Быел беренче тапкыр "Казан" агросәнәгать паркы территориясендә Бакчачылар көне уңаеннан "Бакча" бәйрәме узды.

«Бакчачылар да бәйрәм итәргә тиеш»

Быел беренче тапкыр "Казан" агросәнәгать паркы территориясендә Бакчачылар көне уңаеннан "Бакча" бәйрәме узды.

Бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Ул иң элек төрле бакчачылык ширкәтләре оештырган күргәзмәләр белән танышты. Аларның тырышлыгын бәяләп, рәхмәт белдерде. Бакчачыларга ярдәм йөзеннән махсус программа булуын һәм аның киләсе елга да дәвам итәчәген билгеләп үтте ул.

– Үзегезнең кечкенә генә участогыгызда эшләп, уңыш аласыз. Гаиләгезне туендырып торасыз. Бакчачыларга ярдәм максатыннан программа эшләп килә, аның нигезендә инфраструктура булдырылу, юллар төзү, электр энергиясе һәм су белән тәэмин итү каралган. Үзара салым системасын кертү дә бакчачылар өчен уңайлы булачак, – диде ул.

Бәйрәм бүләкләрсез булмый. Татарстан Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекинга һәм бакчачылык ширкәтләре җитәкчеләренә грамоталар тапшырылды.
Владимир Дейнекин сүзләренчә, бездә нинди генә бәйрәмнәр билгеләп үтелми, ә Бакчачылар көне юк.

– Нишләп әле җир кешесенең үз бәйрәме булырга тиеш түгел дип, без быел шундый чара уздырасы иттек. Киләсе елга аны, бәлки, сентябрьнең беренче атнасы шимбәсенә куярбыз. Бу бәйрәм яшәргә тиеш, – диде ул.

Аныңча, бакчачылыкны үстерү буенча программа ярдәмендә күп кенә проблемаларны хәл итәргә булыша.
– Бакчачылар җәй буе дачаларында яши. Алар медицина ярдәменә мохтаҗ, полиция күззәтүе дә кирәк, – ди Владимир Дейнекин.

Бакчачылар бәйрәмен оештыру инициативасы белән «Дом садовода – опора семьи» координаторы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов чыккан.
– Бакчачылар көнен бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр календаренә кертү турында уйлыйбыз. Республика территориясендә 950дән артык бакчачылык ширкәте бар. Бу 400 мең участок дигән сүз. Бакчачылык белән миллионга якын кеше шөгыльләнә. Моны Татарстанда яшәүчеләрнең һәр дүртенчесе дияргә була. Хәзер бакчага яшелчә үстерү өчен генә йөрмиләр, аңа шәһәр ыгы-зыгысыннан китеп, ял итү урыны итеп карыйлар, декоратив агач-куаклар утыртып, шуның белән хозурланып яшиләр, ландшафт дизайны белән шөгыльләнәләр. Бүгенге күргәзмәдә бакчачыларның гадәти булмаган яшелчәләр, көньякта гына күрергә күнеккән виноградларны күрергә була. Болар барысы да бакчачыларның тырышлыгы, – ди ул.

Бүген бакчачылык ширкәтләрен торгызу өчен 4 млн сумнан артык акча кирәк. Бакчачыларга ярдәм итү программасы кысаларында елына 550 млн сум акча бирелә, аңа яңа объектлар, инженерлык инфраструктуралары төзелергә тиеш.  

– Президенттан бу программаны 2021 елга кадәр дәвам итүне сораячакбыз. Эшләр дүрт юнәлештә алып барыла, аңа юллар салу, электр, су белән тәэмин итү, каты көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыкларын урнаштыру керә. Быел 60 чакрым юл салынды, электр трансформаторы куелды, 300 контейнер урнаштырылды, – дип сөйләде ул "ШК" хәбәрчесенә.
"Органическое земледелие" клубына йөрүче тәҗрибәле бакчачы Гүзәл Голева да үзе үстергән яшелчәләрне алып килгән.

– Бәйрәмне тагын да иртәрәк оештырырга кирәк иде. Абрикос, грушалар, тагын бик күп яшелчә, җиләк-җимешләрнең сезоны бетте. Аларны да күрсәтәсебез килгән иде, – ди ул.
Әлеге клубны оештыручы Рөстәм Ибраһимов бакчачылар өчен бәйрәм уздыру традициягә керсен иде дигән фикердә.

– Бу безнең өчен үзара тәҗрибә уртаклашу, яңа дуслар табу мәйданчыгы да булып тора. Үзебезне дә күрсәтү, башкаларны да күрү өчен менә дигән мөмкинлек, – ди бакчачы.

Фото: president.tatar.ru

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading