16+

Ыштансыз калдырмасыннар дисәң, нәрсә эшләргә?

“Халык мошеникларны билгеләре буенча аера алмый шул. Безгә бу юнәлештә әле эшлисе дә эшлисе”.

“Халык мошеникларны билгеләре буенча аера алмый шул. Безгә бу юнәлештә әле эшлисе дә эшлисе”.

Бер көнне иртән метродан чыктым да, эшкә йөгерәм. Телефоным шалтырый. Мәскәү номеры. Гадәттә, таныш булмаган номерларны алмыйм. Бу юлы шайтан бутады, күрәсең. “Шундый банктан булабыз (ул банкның кредит картасы миндә бар), сезнең шәхси кабинетыгыз аша акча күчерү буенча транзакцияне раслыйсызмы?”, ди миңа хатын-кыз тавышы. Юк расламыйм, дим. Тотынды бу миннән сорашырга, шәхси кабинетымның мәгълүматларын кем белә, картада күпме акча бар һ.б. Аның соравына “әйе”, “юк” дип җавап бирмим. Чөнки беләм, болай эшләргә ярамый. Мошенниклар тавышны яздырып барырга мөмкиннәр. Мәгълүматларны да бирергә ярамый. Телефонны куйдым. Эш урыныма килеп җитеп, өстәлем артына утырдым да, банкның кайнар линиясенә шалтыраттым. Оператор минем шәхси кабинетта бернинди дә операция башкарылмаганын, миңа шалтыраткан номерларның банкка бернинди дә катнашы булмавын әйтте. Ул номерларны язып алып, саклык хезмәтенә гариза юллавын да җиткерде оператор.

Ярый ла мин мошенниклык хакында хәбәрләр белән көнгә әллә ничә очрашам. Яшь булуым да роль уйный. Чөнки олы яшьтәгеләрне ышандыру күпкә җиңелрәк. Мошенникларның вакытны сайлавына исем китте, яшермим. Кеше ашыга-ашыга иртән эшкә, бакчага яисә мәктәпкә барганда. Ашыкканда уйланып торасыңмы инде?! Кирәк икән шул. Ыштансыз калдырмасыннар дисәң, уяу булу таләп ителә.

2017-2023 еллар аралыгында, Россия халкының финанс грамоталылыгын арттыру максатыннан, махсус программа эшләвен ишетеп-белүчеләр бардыр әле арагызда. Миңа бу рәвешле белем алу бәхете тимәде. Чөнки бу программа буенча, беренче чиратта, мәгариф өлкәсе учреждениеләрендә белем алучылар һәм пенсия алды, пенсия яшендәге гражданнарга белем бирелә. Шулай ук аз керемле гаиләләр, авыр хәлдә калучыларны да финанс яктан грамоталы булырга, акча тотарга өйрәтә белгечләр.

Татарстан мәгариф министры урынбасары Рамил Хәйруллин фаразларынча, 2023 елга кадәр республикада финанслар буенча дәрес алганнар саны 60 процентка җитәчәк.

“Агымдагы елда мәктәпкәчә яшьтәге оешмаларда финанс грамоталылыгы дәресләрен балаларның 54 процентка якыны үзләштерде. Ил буенча карасак, бу күрсәткеч 60 процент тәшкил итә”, - ди министр урынбасары.

Республиканың барлык мәктәпләре дә “Россия банкы”ның онлайн дәресләрен ала. Профессиональ белем бирә торган оешмаларның 78 проценты студентларының финанс белемнәрен арттыра.

“Олы яшьтәге кешеләр өчен ике курс гамәлгә куелды. Пенсия яшендәгеләр өчен курслар татар телендә барды. Республиканың 13 районында меңнән артык кеше белемен арттырды”, - дип мәгълүматлар белән бүлеште Рамил Хәйруллин.

Кызганычка каршы, гражданнар еш кына мошенникларга тап була. Автомобиль сату, финанс пирамидаларына кереп “чуму”...

“Халык мошеникларны билгеләре буенча аера алмый шул. Безгә бу юнәлештә әле эшлисе дә эшлисе”, - дигән фикердә министрлык вәкиле. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading