16+

Бала бәгырендә – кырык бер шырпы

Кемнәр генә, ниләр белән генә уртаклашмый социаль челтәрдә яңалыклар тасмасында. Югалту-табышулар, кавышу-аерылышулар... Җан яралары, җан дәвалары... барысы да бар.

Бала бәгырендә – кырык бер шырпы

Кемнәр генә, ниләр белән генә уртаклашмый социаль челтәрдә яңалыклар тасмасында. Югалту-табышулар, кавышу-аерылышулар... Җан яралары, җан дәвалары... барысы да бар.

Әле менә язучы Марат Кәбировның әнисен югалтканнан соңгы җан түреннән чыккан әрнү-сагышларын, үкенечләрен укыдым да, үземнең җанның иң нечкә җирендә сакланучы әрнү-сагышларым моңлы чишмә булып тибеп чыкты, челтерәп аккан чишмә булып түгел, тозлы күз яшьләре булып, ике яңакны пешереп тама башлады. Күптән елаган юк иде, бу арада әллә нишләп күңел чишмәсе тулып түгелергә генә тора әле.

...1985тә өчәү киттеләр алар, якты дөньяны ташлап, дүрт ай эчендә. Башта Мәүлиха апа, аннан соңрак Зәйтүнә апа, октябрьдә безнең нәнә.
И ул вакытта медицина барыбер да болай көчле түгел иде шул. Әнә хәзер Арчада нинди көчле реабилитация үзәге бар. Ул вакытта юк иде шул, бернәрсә дә юк иде. Без хәтта инсультлы кешене урыныннан кузгатырга ярамаганын да белмәгәнбез. Гомер узды, без хәзер, күпме чирләр белән көрәшә-көрәшә, медицина өлкәсендә бик шәп тәҗрибә тупладык, хәтта кайбер профессорларны өйрәтерлек багажыбыз бар. Ул вакытта бик яшь идек шул әле.
...Киттеләр нәнәләр, гөрләп яшәр чакта. Әткәйләрне тол итеп, балаларын ятим итеп. Нәнә үлгәндә Лилиябез унынчы класста укый иде, Зәйтүнә апаның Резедәсе – тугызынчы класста. Ә Мәүлиха апаның Ләйләсе белән Ләйсәне башлангыч класс укучылары гына иде.

Якынын югалткан кешенең бәгыренә кырык бер шырпы кадала, еллар үткән саен, кырык шырпы әкрен генә коелса да, кырык беренчесе гомер буе бәгырьне тырнап тора, диләр.

Өзгәләнә Марат, үкенече бар. “Нигә мин әнигә үземнең аны ничек яратуымны белдерә алмадым, нигә Әнекәем, Әникәем, дип әйтә алмадым”, – дигән. 
Әй, Марат, без бит бөтенебез дә шундый, без гомер бакый тыйнак халык бит инде. Бездә, руслар шикелле, Мамочка, Мамуля, Мамулечка дип, очрашканда кочаклашып-үбешүләр дә юк. Әти-әнинең мәхәббәтен-яратуын күз карашыннан, йомшак кына итеп җилкәңә кагылып китүеннән дә аңлый торган бик нечкә хис салынган безнең күңелләргә.

Син йоклаганда гына идәнгә шуып төшкән юрганыңны рәтләп куйган булып, башыңнан сыйпый, аркаңнан сыпырып ала. Ә син “йоклап ятасың”. Шундый рәхәт әниеңнең кул җылысын тоеп яту...

Әниләрнең иң-иң көчле, зур яратуы аларның бәгырь түрләреннән чыгарып әйткән “кызым”, “улым” дигән сүзләрендә. Без хәзер гел әйтәбез ул сүзне. Тәмләп, яратып әйтәбез. Безнең заманда бик сирәк әйтелә иде ул сүз, хәер, тукта, әнидән бүтән миңа беркемнең дә кызым дип эндәшкәне булмады бугай.
Булмагандыр, булса хәтерләр идем. Әй, дүрт кызга кем кызым дип торсын инде, исемнәре бар бит, исемнәре белән эндәшәсең дә бетте-китте.
Шулайдыр, шуңа да Маһинур апаларда мәҗлестә Илһам абый Венерага "кызым" дип эндәшкәч, кулымдагы кашыгым төшеп китә язган иде. Ничек инде кияүгә чыккан, үзе әни булган кешегә дә кызым диләр микәнни?

Әйтәләр икән шул, үзем дә кызыма: “Кызым”, – димен. Бабай миннән дә күбрәк әйтә, исән чакта әйтеп калыйк әле. Гомерне кем белә?
Әнә хәзер әллә нәрсә генә инде шунда, балаларга кем “җимеш” ди, кем “алма” ди, кем “принцессам” дип тә җибәрә әле.
Кызым, улым дигән сүздән дә тәмле-назлы сүз бармыни соң ул якты дөнья йөзләрендә?! Җимеш бит ул агачта гына була, җитмәсә җимешләрнең тиз генә бозыла торган гадәте дә бар. Ә принцессасы бөтенләй хәтәр малай, хәзердән үк принцесса итеп үстереп, гомер буе принцесса итеп яшәтә алсаң ярый да ул.

Ә балаларына үз вакытында улым, кызым дип әйтә алмауның да сәбәбе бар икән әле. Монысын да шул күршем Маһинур апа сөйләп чыгып киткән иде. Маһинур апаның олы кызы тугач, үз әнисе Фатыйма түти, син тагын кода-кодагыйлар янында авыз күтәреп, кызым дип утырма, дигән. Бигрәк инде, шуның да хәтле кысып яшәткәннәр татар кызларын-хатыннарын.
Менә шулай, әни сүзе – закон.

Үз балаларыңа кызым-улым дияргә ярамасын инде. Замана диген...
Мин дә кызым дигән сүзне бер тапкыр да ишетмәдем, нәнәдән дә, әттәдән дә. Маратка, балакай, әниеңә назлы сүзләр әйтә алмаганга үкенмә, диясем килә. Хисләрне сүзсез генә дә аңлаткан чаклар бар бит ул, ана белән бала җанын күпме нечкә җепләр бәйләп тора бит.

Аңлагандыр әниең, яратуыңны да, балалык мәхәббәтеңне дә. Әле шуны тел белән әйткән булсаң, ул аны бәлки төчеләнү дип тә кабул иткән булыр иде.
Кырыслыкта тәрбияләнгән заман кешеләре бит алар. Дөнья аларны иркәләмәгән. Замананың бөтен авырлыгын иңнәрендә күтәргән буын соңгы юлга китеп бара. Балаларның бәгырендә кырык бер шырпы кала...

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Язманы укыдым да, билгеле инде, эти_эниемне уйлап куйдым. Эти безгэ гел кызым дип эндэшер иде. Шундый рэхэт иде ул. Э Эни исем белэн дэ, кызым дип тэ эндэшэ иде. Хэзер Эниебезгэ 95 яшь, элхэмдулиллах. Кайткан саен кызым дип каршы ала, мин аны рэхэтлэнеп кочаклыйм. Битлэреннэн убэм. Шушы яшемэ житеп Эниебез исэн булуы на Аллахка рэхмэте не эйтэм. Кызганыч Этиебез куптэн юк инде, лэкин кунелебездэ ул хэрвакыт безнен белэн. Оялмагыз Эти Энилэрне кочаклап, матур сузлэр эйтергэ. Узегез дэ, алар да бэхетле булырлар...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ата-аналар кайсы заман да яшәсәләрдә,аклану эзләргә һич ярамый.Аллаһ бу заманныкы теге заманныкы дип скидка салмаячак, баланың үз хаклары, ананың үз хаклары бар.Корьән һәр заман кешесенә дә бер ук мөмкинлекләр бирде,бер ук хаклар, хисләр,бер ук зокон булдырды,билгеләде.Күпләр гыйлем җитмаүдән гөмерләре буе акланырга сәбәп эзләп, үз узләрен,жаннарын кыйнап,соң булсада аңлап үкенеп уздырлар.Вакытында акылны кушмаган өчен нәтиҗә икәнен , Расплата түгелме икән дип бәйләп карау, дөрес итеп аңлауга,бу хәлләрдән җиңелерәк чыгарга булыша.

      Мөһим

      loading