16+

“Бала кендегеннән бозым да ясыйлар...”

Рубрикааның беренче язмасы кендек әбиләргә багышланган иде. Шул темадан читкә китмичә, балының кендеген һәм соңгылыкны кая, ничек урнаштыру турында йолалар белән таныштырырга булдык.

“Бала кендегеннән бозым да ясыйлар...”

Рубрикааның беренче язмасы кендек әбиләргә багышланган иде. Шул темадан читкә китмичә, балының кендеген һәм соңгылыкны кая, ничек урнаштыру турында йолалар белән таныштырырга булдык.

Бу турыда экспедиция вакытларында шундый күп мәгълүмат җыелган миндә! Һәм алар шундый төрле! Вариантлар бик күп. Шуңа күрә бүген кендек белән бәйлеләрен генә җиткерермен.

Борынгыдан әниләребез, әбиләребез кендекне кисеп алганнан соң юып-чайкап, берәр чиста чүпрәккә йә кәгазьгә төрәләр һәм мич башына, ишек өстенә, чормага куялар. Ул шунда үзе корып, кибеп беткән. Шулай ук башка төрле вариантлар да бар. Мисал өчен: китап йә догалык эчендә, сандыкта саклыйлар; зиратка алып барып күмәләр; бөти эченә тыгып, балага тагып куялар; матчага кыстырып куялар; ашлык уңсын дип кендекне кырга чәчәләр; беренче чәче, тырнагы белән бергә чүпрәккә төреп, баланы саклап торсын дигән максат белән, бишеккә элеп куялар...

Киләчәктә ат өстендә, биеклектә йөрсен дип ир баланың кендеген атка атланган кешегә дә биреп җибәргәннәр. Кеше басмас җиргә энә кадап күмгән (җен ияләшмәсен дип) очраклар да булган. Сүз уңаеннан, кендекне бозымга тоту очраклары да бар, шуңа күрә аны кеше-карадан саклап тотарга кирәк.
Кендек дәвалау ысулы буларак та кулланылган. Кипкән кендек белән баланы авырганда, күзсенгәндә имләгәннәр, чайкап эчергәннәр. Баланы күз тиюдән саклау өчен баш киеменә тегеп куйганнар.

Хәзерге заманда бала тапкан кеше соңгылыкны белми, күрми дә кала инде. Кайларга куялардыр аны (ташлыйлар дип аңларга кирәк инде), уйлаган юк...
Ә заманында безнең әбиләр аны теләсә кая аунатып яткырмаган. Хәстәрләп, кирәкле урынына урнаштырганнар.
Мәсәлән, Казан арты районннарында соңгылыкны иске чабатага салып, аулак җиргә күмгәннәр. Яисә кырык бер мәртәбә юып, марляга төреп, зират коймасы, алай да булмаса, чабатага салып, куш багана төбенә, йә ике киртә, ике казык төбенә күмгәннәр. Күмгән җирне кешегә әйтергә дә, күрсәтергә дә ярамаган.

Дөнья булгач, әллә нәрсәләр бар бит. Менә Мамадыш районыннан бер информант: каенанасы киленен яратмаган, соңгылыгын агымсуга агызган. “Бер җиргә дә тукталмасын, аккан су шикелле гел агып торсын”, – дип әйткән ди. Килененең шул бер баладан соң калган балалары туа барган, үлә барган ди шуннан соң...

Шул ук Казан арты районнарының берсендә әле бик күптән түгел (2006 елны) бәби тапкан ханым бала тудыру йортыннан сорап алып кайттым дип сөйләгән иде.
Менә шундый хәлләр дә була!

P.S. Ә сез соңгылыкны бала тапканнан соң бирсәләр, алыр идегезме? Аны җиренә җиткереп урнаштырыр идегезме? Моны кирәкле һәм мөһим эш дип саныйсызмы?

Зәлия Брусько.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин в рубашке ( сонгылык эчендэ) туганмын. Нэнэем аны матчага кыстырып калдырган. Эти яна ой салганга да 30 ел,лэкин гел тошемдэ шул сонгылык кыстырылып калган ойне курэм .Моны ничек анларга да белмим. Ул сонгылыкнын берэр тылсымы бар микэн?

    Мөһим

    loading