16+

Бала тапканда табиблар ялгышы аркасында инвалид калган Лиана Сәмигуллина: «Гафу ит, улым, мин – начар әни»

Моннан биш ел элек Лиана Сәмигуллина сөйгәне белән матур гаилә кора. Бик бәхетле була ул. Хәтта әнисенә дә, еш кына: «Шулкадәр бәхетле яшибез, хәтта куркыныч та», – дип әйткән булган.

Бала тапканда табиблар ялгышы аркасында инвалид калган Лиана Сәмигуллина: «Гафу ит, улым, мин – начар әни»

Моннан биш ел элек Лиана Сәмигуллина сөйгәне белән матур гаилә кора. Бик бәхетле була ул. Хәтта әнисенә дә, еш кына: «Шулкадәр бәхетле яшибез, хәтта куркыныч та», – дип әйткән булган.

Тәүге мәхәббәт җимешләренең дөньяга килүен көтеп йөргән шул бәхетле мизгелләрдә язмыш Сәмигуллиннар гаиләсенең тез астына китереп суккан кебек итә. Бала тудыру йортында ашыгыч операциядән соң Лиананың аякларын паралич суга. Табиблар хатасы аркасында, яшь хатын гомерлеккә гарип кала.

«Өеңдә утыра алмыйсыңмыни?»

2013 елның ноябрь ахыры. Йөклелек чорының 41нче атнасында Лиананың тулгагы башлана.

– Тиздән балабыз якты дөньяга туачак дип, ирем белән шулкадәр сөендек. Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасын чакырттык, ярты сәгать эчендә бала тудыру йортында (Башкорт дәүләт медицина университеты клиникасының балалар табу бүлеге) идек. Акушер-гинеколог карады да: «иртәрәк килгәнсез», – диде. Тулгак көчле булуына карамастан, авыртуны баса торган дару гына бирделәр дә өйгә кайтарып җибәрделәр, – дип хәтеренә төшерә ул куркыныч көнне Лиана.

Сәмигуллиннар өйләренә кайтып китә, әмма булачак әнинең сызланулары көчәя генә. Таңга таба кабат «ашыгыч ярдәм» чакырталар да бала тудыру йортына китәләр.

Аны табиблар: «Өеңдә утыра алмыйсыңмыни?» – дип каршы алалар. Мөнәсәбәтләре бик кырыс була. Булачак әнине палатага яткыралар. Лиана авыртуларына түзә алмый кычкыра башлый. Акушер килеп: «Акырма, син монда берүзең генәмени?» – дип ачуланып китә.

Иртәнге дүрттән кичке алтыга кадәр авыртуга интегеп, шулай кычкырып чыга ул. Кичкә таба акушерка карагач, Лиананың хәлләре киеренке булуы ачыклана: бала дөрес урын алмаган. «Үзең табам дисәң, балаң үле туачак», – дигәннәр. Ахырда ашыгыч рәвештә операция ясарга булалар.

– Киемемне алыштырып, операция блогына күчерделәр. Табиб миңа гомуми наркоз түгел, ә кирәкле урынга гына анестезия ясатырга киңәш итте. Документларга кул куеп ризалаштым. Анестезиолог умырткага укол ясады. Беренче уколдан соң аякларым буенча ут йөгерде. Бу хакта табибка әйткән идем, ул: «Тик утырмасаң, хәлең начар булачак», – диде дә тагын ике укол ясады. Күпмедер вакыттан соң операциягә керештеләр. Эчемне скальпель белән кисә башлаганны сиздем дә табибка әйттем. Аннары алар миңа маска кидерделәр... Калганын хәтерләмим... Миңа әйтми генә гомуми наркоз эшләгәннәр булып чыкты, – дип сөйли Лиана.

«Наркоздан уянгач, аякларымны сизмәдем»

– Мин наркоздан айныганда, төн иде, – ди Лиана, авыр сулап. – Янымда өч ана балалары белән ята. Куркып: «Минем бала кайда?» – дип сорадым. Шәфкать туташы алып килеп бирде. Баламны ашатмакчы идем, аякларымны бөтенләй сизмәгәнемне һәм селкетә алмаганымны аңладым. Бәлки тиешле вакыт үтмәгәндер дип уйлап, төн буе йокламый, көтеп чыктым, әмма хәлләр яхшырмады. Киресенчә, иртәнгә дерелдәтә башлады, температурам күтәрелде. Бер-бер артлы берничә укол ясасалар да, ярдәм итмәде. Аннары реанимация бүлегенә күчереп, МРТ ясадылар. МРТ нәтиҗәләре – арка миендә гематома.

Табиблар, консилиум җыеп киңәшеп, хатынга операция ясарга була. Гематоманы алалар. Тик яшь ананың хәле көннән-көн начарая гына. Ул – реанимациядә, ә баласы – бала тудыру бүлегендә.

Берничә көннән баланы өйгә алып кайтырга ире һәм әти-әниләре килә. «Баланың әнисе авыр хәлдә. Һәм сабыйны, закон буенча, без балалар йортына җибәрергә тиеш. Әгәр дә үзегез аны тәрбияли алсагыз, баланың әнисе сезгә ризалык бирергә тиеш», – дип җавап бирә аларга бала тудыру йортының «юмарт» хезмәткәрләре. Сәмигуллиннар бөтенләй шок хәлендә кала. Лиана янына реанимациягә кереп, әтисенә баланы бирсеннәр өчен рөхсәт алып, Камилне өйгә алып кайталар.

Хәлләр алга таба берничек тә үзгәрмәгәч, туганнары, үҗәтләнеп, Лиананы Республика клиник хастаханәсенә күчерәләр. Анда: «Вакытында алып килгәнсез, без аны теге дөньядан алып чыктык дисәң дә була», – диләр.

«Гафу ит, улым, мин – начар әни»

Лиананың әнисе, Наилә Җәмил кызы, 27 ел буе авылда фельдшер булып эшли.

– Меңләгән кешегә ярдәм иттем, «ашыгыч ярдәм» машинасы килеп җитмәгәндә, 11 балага дөньяга килергә дә булыштым. Аларның һәркайсын хәтерлим: туган көннәрен дә беләм, нинди авырлык белән туганнарын да. Тик менә газиз балама гына берничек тә ярдәм итә алмадым, – дип өзгәләнә ул.

Хастаханәдә озак ятканнан соң, Лиананы ялларга өйгә алып кайтырга рөхсәт итәләр. Наилә апа, тәрәзәдән күзен дә алмый, кызын көтеп утыра. Капка төбенә машина килеп туктый. Руль артыннан кияве чыга. Һәм шулчак Лиана ишекне ачар да үзе чыгар дип уйлый ул... Әмма юк, могҗиза булмый.

Лиананы өйгә ире Илдар күтәреп алып керә. Яшь ананың, баласын күрүгә, күзләре яшьләнә. Барлык хәлләрдә дә башта үзен гаепләп: «Гафу ит, улым, мин – начар әни», – дип сабыен коча ул.

Тормыш өчен көрәшү

Лиана хастаханәдә дүрт ай ята. Һәрвакыт аның янында торырга кирәк булгач, ире эшеннән китә. Кечкенә Камилне әбисе белән бабасы карый.
– Дүрт ел үтте, әмма бернинди дә алга китеш юк. Көн дә мораль авырлык кына кичерәм: баламны тәрбияли алмыйм, эшләмим, туганнарым, дусларым белән күрешмим. Табиблар хатасы аркасында гарип калып, гомерлеккә инвалид коляскасына утырдым. Әле ярый мин генә интексәм, бөтен гаиләм өчен бу – зур сынау. Ә бит шулчак табиблар мине аңлаган, ишетергә теләгән булса, шундый нәтиҗә дә булмас иде. Ә алар кире какты, һәрчак ачуланды гына... – ди ул.

Хәле яхшыруга өметләнеп, Сәмигуллиннар бар хастаханәләрне йөреп чыга, бармаган им-томчылары калмый. Әмма, Лиана сүзләренчә, алар чит кеше кайгысында акча эшләү белән генә кызыксына.

Хәзер Лианага – 29 яшь. Ул, сәламәт кешеләр кебек, эшкә йөри алмый. Өйдә дүрт яшьлек баласы белән утыра һәм фатир буйлап бары тик инвалид коляскасында гына йөри. әнисеннән улы Камил еш: «Әни, ә син кайчан йөри башлыйсың?» – дип сорый. Килеп, аның аякларын иркәләп: «Җитәр инде сезгә йокларга, уяныгыз»! – дип әйтә икән. Сабыйның иң зур хыялы – әнисенең аякка басуы.

Сәламәтлек белән бәйле барлык мәшәкатьләр гаиләнең матди ягын какшата. Чарасызлыктан, Сәмигуллиннар Лиана бала тапкан клиниканы судка бирергә булалар.

Табиб үз гаебен танымый һәм, берни булмагандай, ул әле дә биредә эшләп йөри. Аның сүзләренчә, янәсе, Лиананың арка мие башкача урнашкан. Башка кешеләрнекеннән аермалы буларак, аныкы – астарак. сәбәбе шул булырга мөмкин дип кенә әйткәннәр. Әмма судья бу сүзләрне кире кага.

Суд-медицина экспертизасы матди зыянны 15,5 миллион сумга бәяли. Әмма суд карары буенча, хастаханә Сәмигуллиннарга 4,4 миллион гына түләячәк. Әле анысы да бәлки генә, чөнки 10 февральгә кадәр Сәламәтлек саклау министрлыгының карарны суд аша кире кактыруы бар.
Миллионнар булса да, алар белән генә сәламәтлекне кайтарып булмый. Лианага тормышы бераз булса да җиңеләюен, ә якыннарына сабырлык телибез.

Росздравнадзор статистикасына күз салсаң, акушер-гинеколог ярдәменә кагылышлы шикаятьләр саны – беренче урында. Монда бала тудыру йорты гына түгел, ә хатын-кыз консультацияләре дә керә.

Уфада әлеге клиникада шундый ук зыян күргән тагы бер ханым яши. Светлана Калмацкая да табиблар хатасы аркасында аяксыз кала.

Эпидуриаль анестезия – булачак әниләр арасында аеруча популяр. Аны хатын-кызлар үзләре бала тапкан очракта да, тулгак авыртуын басу өчен эшләтәләр. Әмма эшләтер алдыннан моның нинди хәвеф-хәтәрле адым икәнен аңласалар иде...

Башкортстан, Уфа

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сволочьлар ни очен япь яшь кешелэр интегергэ тиеш кая карый тикшеру органнары василэ фаттахованыда шулар гына утерде ак халатлы жинаятьчелэр

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аллам сакласын!

      • аватар Без имени

        0

        0

        аларга бер нинди дэ яза юк хэкэмгэ тарттырырга кирэк

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кемнендер гаебе аркасында яшь гаилэ газап чигэ.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Аллам,кеше салэмэтлегенэ нигэ шулай салкын карыйлар икэн,Балага шулай диеп эйтмэ инде сенелем,син гаепле тугел бит!Аллахы Тэгалэлэ ярдэмен бирсен!

            Мөһим

            loading
            2
            X