Шәһри Казан

Балалар бакчасына түләгән өчен ничә сум компенсация кайтарыла?

Балалар бакчасына түләгәндә дәүләт тарафыннан ташламалар каралган. Беренче бала өчен түләүнең 20, икенче балага 50, өченчесенә 70 проценты кире кайтарыла.

Шунысын да истә тотарга кирәк, бу процентлар түләгән тулы бәядән түгел, ә махсус билгеләнгән суммадан кайтарыла. Әйтик,3-7 яшьлек балаларның күбесе йөри торган 10, 5 сәгатьлек режимындагы төркемнәр өчен бу сумма 1572 сум дип билгеләнгән. Күп балалы гаиләләр балаларын бакчага йөрткән өчен 50 процент ташлама белән түли.

3-7 яшьлекләр өчен 10,5 сәгатьлек төркемнәргә түләүдән кайтарыла торган компенсация суммасы:

Гаиләдәге уртача керем бер кеше башына 20 мең сумнан артмаган очракта өстәмә компенсация каралган.
3-7 яшьлекләр өчен 10,5 сәгатьлек төркемнәргә түләүдән кайтарыла торган өстәмә компенсация суммасы:

“ШК” аңлатмасы:

Мәсәлән, 3 яшьлек баласын 10,5 сәгатьлек төркемгә йөрткән әти-әни ай саен бакча өчен 3117 сум түләргә тиеш. Гаиләдә кеше башына айлык уртача керем 10 мең сумнан артмаганда, аларга беренче бала өчен 20 процент күләмендә 314,4 сум компенсация кайтарыла. Бу процентлар түләүнең 1572 сумыннан чыгып исәпләнә. Шулай ук өстәмә 932,4 сум да каралган. Гаиләгә барлыгы 314+932=1247 сум кире кайта. Әти-әни балалар бакчасы өчен 3117-1247=1870 сум гына түләгән булып чыга.

Фото: best-mother.ru

 

Реклама

 

 

 

 

 

 

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: