16+

«Балалар хәзер мәктәпкә дә, балалар бакчасына да барырга курка»

Тыныч тормыш белән яшәп яткан бикләнлеләр өчен 24 гыйнвар иртәсе чын мәхшәргә әйләнә.

«Балалар хәзер мәктәпкә дә, балалар бакчасына да барырга курка»

Тыныч тормыш белән яшәп яткан бикләнлеләр өчен 24 гыйнвар иртәсе чын мәхшәргә әйләнә.

Иртәнге сәгать тугызларда авылдагы урта мәктәптә белем алучы барлык балаларны да эвакуациялиләр. Баксаң, билгесез кеше республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына, Тукай районы Биклән урта мәктәбе электрон адресына белем йортын шартлату белән янап хат юллаган. Ачыкланганча, ул 1 млн сум акча таләп иткән.
— Сеңелем урта мәктәпнең сигезенче сыйныфында белем ала, - дип сөйләде безгә шул авылда яшәүче Рөстәм Хәйдаров, - Ватс апп аша ул, безне өйгә кайтарып җибәрделәр, мәктәпне шартлатырга җыеналар икән, дип язып җибәрде. Мәктәп белән янәшәдә генә балалар бакчасы да, минем кызым шунда тәрбияләнә. Барлык ата-аналар белән беррәттән, бар эшемне ташлап бирегә чаптым. Беренчеләрдән булып монда идем инде. Полиция, МЧС, ашыгыч ярдәм табиблары да килеп җиткән. Белүемчә, ул-бу була калса диптер, мәктәп янында урнашкан өйләрдә яшәүчеләрне дә өйләреннән чыгып торырга кушканнар. Авыл да зур безнең, 1500 кеше яши. Урта мәктәптә 146 бала укый. Махсус хезмәтләр карап чыкты биналарны, бәхеткә, бернинди шартлаткыч табылмады. Әмма кемнеңдер коточкыч шаяртуы аркасында ата-аналар һәм балалар хәзер мәктәпкә дә, балалар бакчасына да барырга курка. Бер көн эчендә бу хәбәр бөтен авылның астын өскә китерде.

Без әлеге хәбәргә ачыклык кертер өчен Тукай районы хакимиятенә, мәгариф идәрәсенә шалтыраттык. Әмма биредә әлегә тикшерү бара, берни әйтә алмыйбыз, диюдән узмадылар. Татарстан Эчке эшләр министрлыгында исә, куркыныч хәбәр җибәргән авторның шәхесен ачыклау буенча тикшерү эшләре бара, дип хәбәр иттеләр.

Әлеге вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. Бу уңайдан нинди саклык чаралары күрергә соң? Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте башлыгы Рафаэль Сәгъдиев җәмәгать урыннарында, эш урыннарында калдырылган иясез, таныш булмаган шикле әйберләргә кагылмау шарт. Шартлаткычлар төрле формада - тартма, пакет эчендә дә, компакт-диск форматында да булырга мөмкин, теләсә кайда калдырган телефон, сәгать механизмына охшаган предметлар кешедә шик уятырга тиеш. Шикле әйбергә юлыккан очракта, кичекмәстән, полиция бүлегенә хәбәр итү һәм алар килгәнче, бу урыннан китмәү, башкаларның да әлеге предметка кагылмауларын сорау таләп ителә. Шикле кешеләрне күрүчеләргә, махсус хезмәтләр килгәнче, шәхси детектив роленә кереп карарга тәкъдим итә белгеч. Корбаннар булу очрагын кисәтү өчен, аларны күзәтергә кирәк. Шулай ук куркынычлык ихтималы барлыгы турында башкаларны да искәртеп куярга кирәк. 
Бик еш кына хокук бозу эше беренче карашка гадәти күренгән әйберләр алудан башлана, әмма бу очракта кеше шикле күренергә мөмкин - моңа игътибар итәргә кирәк.

Фото: видеодан скриншот

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X