2 апрель - Халыкара балалар китабы көне. Ул атаклы әкиятче Һанс Андерсенның туган көнендә Балалар китабы буенча халыкара совет карары белән 1967 елдан бирле билгеләнеп үтелә.
Скопировать ссылку
2 апрель - Халыкара балалар китабы көне. Ул атаклы әкиятче Һанс Андерсенның туган көнендә Балалар китабы буенча халыкара совет карары белән 1967 елдан бирле билгеләнеп үтелә.
Андерсен моннан нәкъ 215 ел элек итекче гаиләсендә туа. Гомере буе сабый булып калган диләр аның турында замандашлары. Чыны да шулайдыр. “Әкият ул - сабый күзләрендә ут булып янучы алтын” , -дигән бөек әкиятче башка төрле була да алмыйдыр.
“Шөккәтсез үрдәк бәбкәсе”, “Дюймовочка” һәм башка күп кенә әкиятләр иҗат иткән язучының таланты зур бәяләнгән. Аның үз Халыкара премиясе дә бар. 1956 елдан башлап ике елга бер балалар өчен язучыларга һәм балалар китабын бизәгән рәссамнарга бирелә ул. Өлкәннәрнең Нобель премиясе кебек үк зур дәрәҗәгә ия бу бүләкнең ияләре безнең татар әдәбиятында да бар. Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин һәм Рафаэль Газизовның иҗатлары халыкара күләмдә танылган.
Әйе, кулына каләм тоткан һәр язучы киләчәк турында кайгыртып, балалар өчен дә иҗат итәргә тиеш. Безнең татар әдәбиятында бу шулай. Кол Галиләрдән башланган традицияне Каюм Насыйри, Тукай дәвам иткән. Муса Җәлил, Әминә Бикчәнтәева, Бари Рәхмәтләрне дә бу көнне искә алырга кирәк.
Кешелек һәрчак һәм һәркайда киләчәгенең бүгенгедән әйбәтрәк булуын теләгән. Шуңа да ахырында гел яхшылык җиңеп чыккан әкиятләр сөйләгән ул балаларына, шундый шигырьләр иҗат иткән. Балалар әдәбияты, балаларга аталган китаплар аша нәни җанда зур әдәбиятка нигез салына. “Балаларга өлкәннәргә язган шикеле язарга кирәк, ләкин күпкә яхшырак“ дигән бер акыл иясе хаклы.
Сабыйларга аталган китаплар һич кенә дә начар була алмыйлар. Начар булырга тиеш тә түгелләр! Татарстан китап нәшрияты да, башка нәшриятлар да моны һич исләреннән чыгармаска тырышалар.
Тик шулай да әле балалар китабына, аны язучыларга игътибар җитәрлек дип әйтеп булмый. Дәүләт нәшер иткән балалар китапларының саны елдан ел кими. Киләчәккә аталган гамәлдә акча санап тормаскадыр, бәлки. Файдасы аның бүген түгел, еллар узгач кына булачак бит. Тукай бүләген дә мәрхүм Роберт абый Миңнуллиннан соң бер генә балалар язучысына да биргәннәре юк, нишләптер. Ә бит туксан яшенә җитеп килүче, балачак иленә иллеләп китап бүләк иткән, бүген дә каләмен кулыннан куймаган Резеда апа Вәлиева аңа күптән лаек. Ләкин балаларны әдәпле-әхлаклы булырга өйрәтүче балалар язучылары үзләренә бүләк даулап йөри белмиләр шул. Ә замана - көчленеке.
2 апрель көнен башка вируссыз елларда Халыкара балалар китабы бәйрәме - атналык, ункөнлек итеп уздыралар иде. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, китапханәләрдә укучы белән язучы очрашулары ике якка да файдалы булып, гомергә истә калырлык үтә иде. Кызганыч, быел бу турыда үткән заманда гына сөйлибез әлегә.
Медаль ике яклы булган кебек, бүгеге карантинның да файдалы якларын эзләргә кирәк. Менә бүген дә Халыкара балалар китабы көнен улыгыз-кызыгыз я оныгыгыз белән бергәләп, янәшә утырып туган телебездә берәр әкият я шигырь китабы укып бәйрәм итә аласыз. Аннары инде “Колаклы коймаклар” белән Шигырьле чәй” эчәргә дә була . Вакыт юк дип зарланып булмый бит бүген, вакыт җитәрлек.
Йолдыз ШӘРАПОВА, балалар шагыйре, Абдулла Алиш премиясе лауреаты.
Комментарийлар