Мәктәпләрдә уку елы тәмамланып килә. Укучыларның да, ата-аналарның да иркенрәк сулыш алыр вакыты җитте.
Казанда җәй дәвамында 13 мең малайны һәм кызны шәһәр яны урманнарына илтеп “бикләү” ниятләнелә. Шаяртып әйтелсә дә, бу сүздә күпмедер дөреслек тә бар.
– Башкалада 12 – муниципаль һәм 9 ведомство лагеры файдаланыла, аларның барысы да ябык режимда эшләячәк, – диде “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Айрат Фәизов.
Җәйге сәламәтләндерү лагерьларында сменалар июньнең беренче ункөнлегендә ачыла башлый. Социаль яктан четерекле гаиләләрдән 1065 балага юллама бушлай бирелә. Муниципаль лагерьларга 18 көнлек сменага ата-аналар юллама бәясенең 5 мең сумнан 12,5 сумга кадәр өлешен генә түли. Бәя лагерьның төренә һәм программасына карап үзгәрә. Интернеттагы сайтында (yalkzn.ru) лагерьны, сменаны һәм алардагы эчтәлек-программаны сайларга, шулай ук юллама өчен онлайн түләү дә башкарырга була.
– Лагерьлар эшчәнлегендә санитар таләпләргә нык игътибар бирелә. Сәламәтләндерү учреждениеләре ягъни җәйге лагерьлар 75 процентка тутырыла, узган ел, гомүмән,50 процент кына иде. Дезинфекция һәм шәхси санитар әйберләр запасы тупланган. Һәр смена алдыннан лагерь хезмәткәрләре коронавируска тест уза, – дип дәвам итте чыгышын Айрат Фәизов.
Балаларга 5 мәртәбә тукландыру оештырыла. “Җан кисәгем ач йөриме икән?” – дип борчылырга кирәкми. Аллергияле һәм ит кулланмаучы балаларга ризык төрләрен алмаштыру мөмкинлеге тудырылган. Казанның “Восток” белән “Юнитур” лагерьларында тәүге рәвештә “швед өстәле” алымында туклану тәкъдим ителә. Балалар күңелләренә хуш килгән ризыкны үзләре сайлап ала.
Смена дәвамында балалар медицина күзәтүе астында тотыла. Медицина кабинетлары яхшылап җиһазландырылган, дарулар белән тәэмин ителгән. Лагерьга сменага килгәндә балада 079 формасындагы медицина белешмәсе булырга тиеш.
– Иминлекне саклау мәсьәләсе дә бик җитди куелды. Барлык лагерьларга да сакчылар билгеләнде, видеокамералар урнаштырылды. Лагерьлар шулай ук полиция белән Росгвардиянең дә күзәтчелек маршрутына кертелде, – диде Айрат Фәизов.
Казанда балаларның җәйге ялын оештыруга 247 миллион сум күчерелгән, шуның 236,3 миллион сумы – республика бюджетыннан.
Татарстан Президенты теләктәшлегендәге республика программасы ярдәмендә 2018 елдан башлап “Молодежный”, “Заречье”, “Восток”, “Юнитур” лагерьларына капиталь ремонт яслды. Быел “Молодая гвардия” лагеры капиталь төзекләндерүгә туктады. Казан янындагы җәйге лагерьларга илтә торган юлларга асфальт түшәлде. Чират җитми калган “Спутник” лагерына илтә торган юлга да бу җәйдә төзекләндерү үткәрелә.
Фото: "ШК" архивыннан
Комментарийлар