16+

Балам юк, нишләргә? (Психолог киңәше)

"Гаиләдә бала булмау – ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә зур йогынты ясый. Бу, чын мәгънәсендә, сынау", дип саный психолог Гөлүсә Низаметдинова. Нәрсәләр киңәш итә соң ул?

Балам юк, нишләргә? (Психолог киңәше)

"Гаиләдә бала булмау – ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә зур йогынты ясый. Бу, чын мәгънәсендә, сынау", дип саный психолог Гөлүсә Низаметдинова. Нәрсәләр киңәш итә соң ул?

– Баласыз гаиләләргә, беренчедән, психологка мөрәҗәгать итәргә, анда берничә сеанс үтәргә киңәш итәм. Бала таба алмауга хатын-кызның эчке каршылыклары сәбәпче булырга мөмкин. Әйтик, ул йөкле хатын образыннан, бала табу процессыннан, бала тапканда үләрмен дип куркырга мөмкин. Әнә шул куркулардан арынырга кирәк.
Икенчедән, гаиләдә бала булмау – ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә зур йогынты ясый. Бу, чын мәгънәсендә, сынау. Ир белән хатынны: “Ник? Ни өчен?” – кебек сораулар борчырга мөмкин. Әлеге мәсьәләдә дә психолог белән эшләргә киңәш итәм.
Өченчедән, баланы тәрбиягә алырга курку – хатын-кызның эчке уйланулары. Ә уйлар чынга ашарга мөмкин. Һәр баланы, хәтта тәрбиягә алганын да, дөньядагы иң яхшы бала итеп тәрбияләргә мөмкин.

Фото: https://pixabay.com/ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading