16+

«Баламны күреп, йөрәгем телгәләнә»

Кемдер яңа машина, фатир турында хыяллана. Ә Гөлия әнисе алып биргән яңа матраска чын күңелдән сөенә.

Кемдер яңа машина, фатир турында хыяллана. Ә Гөлия әнисе алып биргән яңа матраска чын күңелдән сөенә.

Бу – аның өчен зур байлык. Гөлия караватта ята алмый, егылып төшүдән курка. Шуңа идәндә ятып торырга мәҗбүр. Әнисе матрас алып кайтып биргәннән соң: «Мин иң бай кеше хәзер», – дип елмая ул. 

Арчада гомер итүче Гөлия Гайфуллинага – 28 яшь. «Авырмаса кем булыр иде икән бу, дибез. Бик ачык күңелле, шаян безнең кызыбыз», – ди әнисе Тәнзилә апа.

Якты дөньяга тугач та, кыз җиде көн комада яткан. Ул чакта табиблар аңа ярдәм итә алган. Ләкин балада бик күп төрле авырулар барлыгы ачыкланган: эпилепсия, баш миенең зарарлануы, балалар церебраль параличы һәм башкалар. Ә иң куркынычы – Гөлияне көзән кинәт җыерып ала. Бу вакытта әнисе аңа тыныч кына карый алмый. Авырту җиде-сигез сәгать дәвам итәргә дә мөмкин, җитмәсә, атнасына берничә мәртәбә кабатлана. 

– 11 яшенә кадәр аягында йөрде балам. Баскычлардан да йөгереп менә иде, чапты да, уйнады да. Аннары тез башлары авырта башлады, тора-бара бөтенләй йөрмәс булды. Кызымны идәндә яткырыр­га мәҗбүрбез. Караватта куркыныч, берсендә, егылып, кулбашын имгәткән иде. Өянәге кинәт башлана. Яшен суккан кебек. Баламның өзгәләнгәнен карап торуы бик авыр. Ничек тә аңа ярдәм итәсем килә,– ди Тәнзилә апа. 

Гөлиягә ике яшь булганда, аның әтисе вафат булган. Яшьли тол калган хатын ике кызын ялгызы гына үстергән. Бүген дә Гөлиянең төп тәрбиячесе ул, олы кызы да сеңлесен карарга булыша. «Гөлияне барыбыз да бик яратабыз. Ул үзе дә безне үбеп, кочып кына тора. 28 яшендә булса да, безнең өчен сабый инде ул. Аның кәефен күтәрер­гә тырышабыз. Кыш бабай янына кунакка да алып бардык үзен. Йөри алмаса да, безгә булыша ул. Югалган әйберләрнең кайда икәнлекләрен әйтеп бирә. Бик игътибарлы, күзәтүчән. Хәтере дә әйбәт», – ди әни кеше. 

Кызын савыктыру өчен, Тәнзилә апа кайларга гына бармаган. Мәскәү клиникаларында да тикшерү узган. Кызганыч, нәтиҗә генә булмаган. Күз тигәнме икән әллә дип, хәзрәтләрдән дә өшкертеп караганнар. Мәчетләргә дә алып барганнар. «Өшкергәннән соң, азрак авыртулары басылган кебек булды да, тагын кабатлана шул. Күрәсең, Аллаһы Тәгалә безне шулай сыный­дыр. Балабыз исән-сау булсын, авыр­тулары җиңеләйсен иде», – ди әнисе. 

Гаиләнең соңгы өмете – Германиядәге шәхси клиника. Анда Гөлия­нең анализларын караганнан соң, дәваларга вәгъдә иткәннәр. Дөрес, бушлай түгел. Дәвалану 1 миллион 700 мең сумны тәшкил итә. Ялгызы авыру бала тәрбияләүче пенсиядәге Тәнзилә апа мондый сумманы кайдан алырга икәнен күз алдына да китерә алмый. Шуңа да баласы хакына, битараф булмаган кешеләргә мөрәҗәгать итә. 

– Кешелеклелек – бүген сирәк очрый торган сыйфат. Кеше кайгысын үз башына төшмичә, башкалар аңламый да. Ләкин яхшы күңелле кешеләр барлыгына ышанам. Баламның елый-елый, җан ачысы белән кычкыра-кычкыра авыру белән көрәшүен күреп, йөрәгем телгәләнә. Хәлемнән килсә, бүген үк чит илгә алып китәр идем. Ярдәме генә тисен, игелек­ле кешеләр генә табылсын, Аллаһы ярдәменнән ташламасын, – ди Тәнзилә апа. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading