16+

Баланың берсе йөрәккә барыбер якынрак була икән

“Ике баланы – бер, дип, берне юк, дип сана”, – дия торган иде минем алты балага гомер биргән әбием.

Баланың берсе йөрәккә барыбер якынрак була икән

“Ике баланы – бер, дип, берне юк, дип сана”, – дия торган иде минем алты балага гомер биргән әбием.

Бер-ике бала белән чикләнгән оныклары тарафына яңгыраган әрнү катыш сүзләр иде ул. “Ә без үскәндә...” – дип, үзенең балачак хатирәләре белән дә бүлешергә ярата иде.

Мин аның нәрсә турында сөйләячәген шушы ике сүзеннән үк чамалап алам. Без үскәндә йорт саен биш-алты бала иде, диячәк, беребездән калган киемне икенчебез киеп үсте, дип әйтәчәк, алабута ипиеннән дә тәмле ризык булмаганлыгын тагын бер кат искәртеп үтәчәк. Шул чор әби-бабайларының балачак, үсмер еллары хатирәләре бер төрлерәк яңгырый чөнки. Авыр булса да, бәхетле, рәхәт еллар дип искә ала торган иде.

Ә менә без үскәндә... Әбиемнең әлеге җөмләсен дәвам итеп, үземнең балачак еллары хатирәләремне бер җепкә тезеп, еш кына улыма сөйлим мин. Энем белән бергә ун ызгышып, ун дуслашып, табада кыздырып пешергән бәрәңгенең майларына әни пешергән ипиләрне манып ашаганымны да, коңгырт төстәге мәктәп формасы өстенә ап-ак алъяпкыч ябып, укырга йөрүемне дә, якшәмбе саен шул форманың яка һәм җиң очларын сүтеп алып, юып киптереп, яңадан тегеп куюларымны, балалар бакчасыннан чыкканда бүләк итеп бирелгән фил рәсеме төшерелгән букчам белән бишенче сыйныфка кадәр йөрүем турында, ун кыз һәм унике малай укып, дус-тату булганыбыз хакындагы кыйссаларны бер генә тапкыр ишетергә туры килмәде инде балакаема. 

Сөйләгән саен гаҗәпләнеп тыңлап тора ул мине. “Вәт күңелле булган икән сезгә, әни”, – дип тә өстәп куя шаккатып. Күңелле мизгелләре дә, күңелсез чаклары да булгандыр инде. Һәр сыйныфта 20-21 шәр бала булып, ә кайбер сыйныфлар “А” һәм “Б” га бүленеп, мәктәбендә 250 шәр бала укып, мәктәпне шау-гөр китереп, белем алып йөргән чакларны бүгенгедәй хәтерлим әле мин. Ул тавышка укытучылар ничек чыдаганнардыр?! Өченче, дүртенче дәресләр бетеп, тәнәфескә чыгарга кыңгырау шалтырау белән башлана иде иң кызыгы: шул 200 бала ат көтүе кебек ашханәгә йөгерсен әле! Ике катлы мәктәп дер селкенеп торгандыр. Укытучы, тәрбияче, колхоз рәисе балалары бездән әзрәк аерылып торса да, гадәттә, күпчелегебезнең тормышлары бер чамадарак иде. Һәрберебезнең өстендә авылга товар сатарга килгән үзбәк яисә чегәннәрдән очсызрак бәягә сатып алган бер үк төсле кием-салым, өстәлләрдә табын күрке булып ит белән кыздырган бәрәңге, каймак, эремчек. 

Күрше-тирәдә ун-уникеләп бала булып, кичке уеннарда урамны гөрләтеп торганыбызны сөйлим дә, улымның гаҗәпләнүенә каршы җавап итеп: “Бигрәк күңелсез яшисез инде сез, балакайларым”, – дип өстәп куям. Мәктәбендә түгел, авылында бала-чага юк диярлек хәзер. Мин яшәгән Корноухово авылы мәктәбендә җәмгысе 16 (!) бала укый. Сыйныфында 1-3 бала. Мәктәпкә кергән чакта каршы алган тынлыкка гаҗәпләнәсең: малайлар бер почмакка, кызлар икенче бер почмакка сыенып, телефонга текәлгәннәр. Һәркемнең үз дөньясы. 

Балалар бакчасына йөрүче балалар саны да бер кул бармагы кадәр. Соңгы ике елда ике сабый дөньяга килде. Авыл өчен зур сөенеч. Башка балалар санын арттырырга теләүчеләр күренми бугай. 

Илебездә демографик хәлнең мактанырлык түгеллеген һәрдаим искәртеп торсалар да, яшьләр бала алып кайтырга әллә ни атлыгып тормый. Бу очракта аларны гаепләп тә булмый кебек. Яшәү көннән-көн кыйммәтләнгән заманда яшьләрнең бер яки ике бала белән генә чикләнүләре гаҗәп түгел. Үзләре биш-алты балага гомер бирүче әби-бабайлар, гадәттә, язмам башында әйтелгән сүзләргә өстәп: “Һәрбер бала үз бәхете белән туа!” – дияргә ярата. Шулайдыр анысы, бәхәсләшмим. Дөньяга туган шул бәхет төенчеген сыйфатлырак тормышта да үстерәсе килә бит әле ул. Энемнең гаиләсендә алма кебек ике кыз үсеп килә. Сүз иярә сүз китеп, әлеге дә баягы балаларны үстерүгә киткән чыгымнарга килеп җитәбез. Ике балага балалар бакчасы, түгәрәкләргә түләү өчен генә дә киткән акчаның күләме аз түгел. Әле бит аның белән генә бетми. Ел үсәсен ай үскән балаларга кием дә алып кидерәсе, тәмле ризык белән дә сыйлыйсы, яңа уенчык та алып биреп сөендерәсе килә. Үскән саен телефоны, кием-салымның да затлырагы, заманчарагы кирәк була башлый. Кешечә яшим, дисәң, кешечә ял итүне онытырга туры килә бу очракта. Ялсыз эшләп тә, тиешле хезмәт хакы ала алу да бәхет эше...

Күзәтүләремнән чыгып тагын шуны әйтә алам: буй җиткән ул-кызлары булган гаиләләр икенче тапкыр әти-әни булуга бик сирәк очракта гына тәвәккәллиләр. Йокысыз төннәр, сабыйны үстерү мәшәкатьләре артта калган. Үзләрен формага китереп, эшкә чыгып, уңышларга ирешеп, тормышның, әни булуның рәхәт якларын татып яши башлаган хатын-кызларның янәдән әни булуга илткән озын һәм катлаулы юлларны кабаттан үтәселәре килми. Бер-бер артлы табып, бергә-бергә тәгәрәшеп үссәләр бер хәл. Ә монда дистә елдан артык вакыт үтеп киткән. Аларны бала тугач бирелә торган акчалар да, монысы малай булгач, икенчесе, бәлки, кыз булыр, дигән юраулар да кызыксындырмый, әбисенең еш әйтә торган, “Берне – юк, дип сана!” – дигән сүзләре дә куркытмый.

Әлеге язмамны әзерләгәндә студент елларындагы танышымның берничә ел элек сөйләгәннәре искә төште. Статусында буй җиткән малае белән төшкән фотосын күреп, комментарий калдырганнан соң, җанлы әңгәмәгә күчтек. Озын итеп тавышлы хәбәрләр белән аралаша торгач, сүз балалар темасына кереп китте. “Берәү генәме балаң, тагын бармы?” – диеп кызыксынам. “Юк, берәү генә. Бүтән кирәкми!” – ди танышым. “Нишләп алай?” – дип сорау юлладым мин, гәрчә кешенең шәхси эшенә кысылырга яратмасам да. Аның көрсенеп, бераз кимсенеп сөйләгән сүзе минем күңелемә мәңгегә уелып калды.

“Абыем белән минем арада әнинең мәхәббәте тигез бүленмәде. Мин һәрчак әнинең абыемны миннән күбрәк яратканын сизеп, күреп һәм белеп үстем. Абыема булган мәхәббәтнең зурлыгы без үскәндә һәр нәрсәдә чагылыш тапты: киемнең яхшысы, кибеттән алып кайткан тәмле ризыкларның күбесе, “балам,” “җимешем” кебек матур сүзләр – барысы да абыйга булды. Яшүсмер чакта әнинең күрше әбигә сөйләгән сүзләрен дә үз колакларым белән ишеттем мин. “Баланың берсе йөрәккә барыбер якынрак була икән. Нишләтим, Айдарым да йөрәгемә якынрак”, – диде әни. Шул көннән соң күңелемдә нәрсәдер өзелгән кебек булды. Үземнең бер бала белән генә калуым да шуңа. Ике-өч балага гомер бирсәм, әни кебек барысын да тигез күреп ярата алмам, дип курыктым”, – дип җаваплады танышым.

Ни генә булмасын, гаиләдә балалар санын һәрбер гаилә үзе хәл итә. Бәяләр көннән-көн котырып үсеп, тормыш кыйммәтләнә барган заманда демографик хәлнең уңай якка үзгәрүенә әллә ни зур өметләр баглап булмый кебек. Хәер, иртәгәсе көнне ни булачагын беребез дә белми…

Гүзәл Хәбибуллина
Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading