16+

Баласын буып үтергән һәм тирескә күмеп куйган

Башкортстанның Дүртөйле районында бер яшьлек сабыйның үле гәүдәсе табылган.

Баласын буып үтергән һәм тирескә күмеп куйган

Башкортстанның Дүртөйле районында бер яшьлек сабыйның үле гәүдәсе табылган.

Аны полиция, МЧС, волонтерлар һәм битараф булмаган авыл халкы ике тәүлек диярлек эзләделәр. Аннары моңа кадәр туктамый елаган һәм баласын табуларын ялварып сораган “ана” җинаятен таныды: ул улын үзе буып үтергән, шуннан соң ихатасындагы тирес өеме астына күмеп куйган, дип яза “Кызыл таң”. 
28 яшьлек Юлия Башкортстанга балаларының әтисе Денис белән бергә Чиләбе өлкәсеннән килгән. Сорау алу вакытында ул акчасызлык аркасында улын үтерүен хәбәр итә. Әлеге күрсәтмәләр расланган да кебек: Федераль суд приставлары хезмәте базасында аның өстендә өч бурыч “эленеп тора”, иң күбе – 55 мең сум. Шул ук вакытта гаиләнең башка кешеләргә дә әҗәте булуы ихтимал.
Юлияне шундый адымга барырга авыр тормышы мәҗбүр иткән, дигән фараз да бар. Ялгыз ана ике баласы белән авылда эшсез калган һәм очын-очка ялгарга мәҗбүр булган. Барлык туганнары да аннан баш тарткан. Ә кемдер, бу хәлгә депрессия сәбәпче була ала, дип фаразлый. Тимурның әнисе, чыннан да, соңгы вакытта үзен бик сәер тоткан. Юлиянең каенанасы дә килененең үз-үзен тотышы шик тудыруын раслый. Хатын баланың әтисе белән мөнәсәбәтләрен кискен өзгән, сәбәпләрен аңлатмыйча, аның туганнары белән аралашудан баш тарткан, әби белән бабасына оныгы белән аралашырга рөхсәт итмәгән һәм алардан бернинди ярдәм дә алмаган. Чиләбедә калган үз әнисе һәм апасы белән дә бөтен элемтәләрен өзгән.
Миңа аның апасы элегрәк үк Юлиянең психикасы какшавын,   балачактан ук үзен сәер тотуын әйткән иде ул вакыты-вакыты белән мәзәкләнә иде, ләкин беркайда да күзәтелмәде һәм дәваланмады, дип сөйли аның каенанасы. 
Ни генә булмасын, хәзер Юлия суд-психиатрия экспертизасы узарга тиеш, ул җинаять вакытында хатын-кызның үз акылында булу-булмавын күрсәтәчәк. Әгәр ул аффект хәлендә булган икән, суд моны йомшартучы хәл дип бәяләргә мөмкин. Юк икән, Юлиягә 12 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading