16+

Балтач: 94 яшьлек сугыш ветераны Мансур Хәсбиуллин беренче булып тавыш бирде

Үз тавышыңны бирү мөмкинлеге тудырылган икән, әлеге мөмкинлектән файдалана белергә кирәк, ди Мансур Хәсбиуллин.

Балтач: 94 яшьлек сугыш ветераны Мансур Хәсбиуллин беренче булып тавыш бирде

Үз тавышыңны бирү мөмкинлеге тудырылган икән, әлеге мөмкинлектән файдалана белергә кирәк, ди Мансур Хәсбиуллин.

Балтачта яшәүче 94 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Хәсбиуллин сайлауларга һәрвакыт иң беренчеләрдән булып килә. Быел да сугыш ветераны сайлау участогы ишекләре ачылганчы ук ишек төбенә килеп баскан иде. Ул иң беренче булып тавыш бирде.
Хезмәт юлын милиция өлкәсендә эшләп үткәргән, лаеклы ялга чыккач та актив яшәү рәвеше алып барган Мансур Хәсбиуллин яшь буынны сайлауларда актив булырга өнди.
"Үз тавышыңны бирү мөмкинлеге тудырылган икән, әлеге мөмкинлектән файдалана белергә кирәк. Тавыш бирү – ул безнең гражданлык бурычыбыз. Менә мин аны бик теләп һәм хуплап үтим", - ди ветеран.
Бөек Ватан сугышы ветераны билгеләнгән 1090 номерлы сайлау участогы иртәнге 7 сәгатьтә ачылды. Әлеге участокка билгеләнгәннәренең күпчелеге инде тавыш бирергә өлгерде.
"Татарстанның ямьле бер районында яшим, бистәдәге яңа паркларда һава сулап йөрим. Татарстанның муллыгы, матур тормышы өчен тавыш бирәм. Чөнки – сугышны да, ачлык елларын да күрдем... Рәхәт тормышның кадерен белергә кирәк", - дип аңлатты ветеран.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193046/

Үз тавышыңны бирү мөмкинлеге тудырылган икән, әлеге мөмкинлектән файдалана белергә кирәк, ди Мансур Хәсбиуллин.

(Балтач, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Балтачта яшәүче 94 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Хәсбиуллин сайлауларга һәрвакыт иң беренчеләрдән булып килә. Быел да сугыш ветераны сайлау участогы ишекләре ачылганчы ук ишек төбенә килеп баскан иде. Ул иң беренче булып тавыш бирде

Хезмәт юлын милиция өлкәсендә эшләп үткәргән, лаеклы ялга чыккач та актив яшәү рәвеше алып барган Мансур Хәсбиуллин яшь буынны сайлауларда актив булырга өнди.

"Үз тавышыңны бирү мөмкинлеге тудырылган икән, әлеге мөмкинлектән файдалана белергә кирәк. Тавыш бирү – ул безнең гражданлык бурычыбыз. Менә мин аны бик теләп һәм хуплап үтим", - ди ветеран.

Бөек Ватан сугышы ветераны билгеләнгән 1090 номерлы сайлау участогы иртәнге 7 сәгатьтә ачылды. Әлеге участокка билгеләнгәннәренең күпчелеге инде тавыш бирергә өлгерде.

"Татарстанның ямьле бер районында яшим, бистәдәге яңа паркларда һава сулап йөрим. Татарстанның муллыгы, матур тормышы өчен тавыш бирәм. Чөнки – сугышны да, ачлык елларын да күрдем... Рәхәт тормышның кадерен белергә кирәк ", - дип аңлатты ветеран.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193046/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading