16+

Балтач сандугачы Рәмзис Галипов: "Салават белән дуэт җырлар идем"

“Шәһри Казан” газетасы башлап җибәргән "Татарстан сандугачы" проекның максаты – талантлы, моңлы, әмма артык танылмаган башкаручыларны барлау. Бу юлы Балтач районына юл тоттык.

Балтач сандугачы Рәмзис Галипов: "Салават белән дуэт җырлар идем"

“Шәһри Казан” газетасы башлап җибәргән "Татарстан сандугачы" проекның максаты – талантлы, моңлы, әмма артык танылмаган башкаручыларны барлау. Бу юлы Балтач районына юл тоттык.

Рәмзис Галиповка – 27 яшь, ул Балтач районының Нормабаш авылында туган. “Безнең авыл иң матур урында урнашкан”, – диргә ярата ул. Дөрес әйтә – авылның үз платинасы бар, тирә-ягы урман. Урман якын булгангандыр инде, бал корты тотучылар да күп икән.

– Әтием колхозда хезмәт куя, әнием мәдәният йортында эшли иде. Бинасы искерү сәбәпле ябылгач, әни Норма авылындагы “Тургай” балалар бакчасына урнашты. Гаиләдә без өч бала, мин – өлкәне. Сеңлем Казанда КФУда белем ала, энем 9нчы сыйныфны тәмамлады, – дип таныштырудан башлады Рәмзис сүзен.

– Беренче сыйныфта укыганда, бер авылга җыр бәйгесенә барганымны хәтерлим. Әти баянда уйнады, мин җырладым. Безнең әти бик оста гармунчы, әле күптән түгел үзенә заказ буенча тальян ясатты. Башлангыч сыйныф укытучысы Тәнзилә Марселевна мине һәр бәйрәмдә җырлата иде. Үсә төшкәч, музыка укытучысы Рәлиф Рәкыйпович сәләтемне күреп алып, төрле бәйгеләргә йөртте. “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә дә, район күләмендә оештырылган конкурсларда да катнаштым. Дәрәҗәле урыннар да алдым, урын алмый калган чаклар да булды. Моңа өстәп көрәшче дә идем әле, көрәшеп урыннар ала идем. Тренерым – атаклы тренер Васыйл Гарифуллинның энесе Наил абый Гарифуллин иде. Хәзер дә авылда көрәшәм.

– Ни өчен музыкага шундый сәләтең була торып, җырчы һөнәрен сайламадың?

– Төплерәк белем алырга теләдем. Ә вокалга мәктәптә укыганда, азмы-күпме өйрәндем анысы. Шулай да берәр дәрәҗәле остазга барып өйрәнү теләге юк түгел. Казанның автотранспорт техникумында укыдым. Җырлаганымны сиздерергә теләмәгән идем, Казанда минем кебек авыл егетенә урын юктыр сыман тоелды. Әмма укытучылар җырга сәләтемне белеп алдылар. Укырга кергәндә үзең турында портфолио тапшыралар, менә шуннан күреп алганнар. Техникумнар арасында үткәрелә торган “Язгы тамчы” фестивалендә җырлап 2нче урынны алдым. Өч ел укыган дәвердә 1нче урын да алдым. Аннары Казан дәүләт аграр университетында укыдым. Читтән торып укыгач, анда алай җырлап йөрмәдем.

– Гадәттә, яшьләр зур калага ашкына, Казанда төпләнеп калырга тели. Син нигә авылга кайтырга булдың?

– Авылга кайтканчы, “Оргсинтез” заводында эшләдем. Анда егетләр белән “Күчтәнәч” дигән төркем туплап җырлап йөрдек. Хәтта ТНВ каналының “Манзара” тапшыруына да бардык әле. “Безнең заман” бәйгесендә дә катнаштык. Шәһәрдә – кызык, күңелле, әмма күңелем авылга тартты. Әтинең тракторына утырып чыгып китүләре үзе бер рәхәт бит ул. Казанга киткәндә дә кәеф төшә, китәсе килмичә генә китә идем. Хәзерге вакытта Балтачның “Электр челтәрләре компаниясе”ндә монтер булып эшлим. Эшем бик ошый, җитәкчебез дә әйбәт.

– Авылда эш бетми... Җырга вакытың каламы соң?

– Кала. Эштән соң район үзәгенең Мәдәният йортында оешкан “Балкыш” ансамбленә йөрим. Ансамбльдә барлыгы 4 егет һәм 8 кыз. Әле төрле төбәкләргә конкурсларга да йөрибез. “Балкыш” бию ансамбле дә бар, алар безнең җырларга бию куя. Ансамбльдә аерым да җырлыйбыз. Чакырсалар, район тирәсендәге банкетларга барам.

– Нинди җырлар башкарасың? Үзеңнең җырларың бармы?

– Хәзерге заман стилендәге җырлар миңа батмый. Рифат Зарипов, Салават Фәтхетдинов, Данир Сабиров җырларын яратам. Әлегә үз җырларым юк, әмма булдырырга хыялланам.

– Артистларны якыннан күреп аралашканың бармы?

– Кайберләрен генә. Салават Зәкиевич белән күрешеп аралашыр идем. Ходай насыйп итсә, бәлки дуэт та җырларбыз әле. Дөнья хәлен белеп булмый.

– Концертларга йөрисеңме?

– Йөрим, ләкин концертны Казанга барып карарга яратам. Казан сәхнәсендә артист үзен башкача тота, андагы атмосфера да үзгә. Шәһәр белән районда тәкъдим ителә торган программада аерма була, районда ул кыскартылып бирелә.

– Гаилә кордыңмы әле?

– 24 яшемдә өйләндем. Хатыным Диләрә – Балтачтан, аш-су остасы. Улыбыз Зәмиргә 2 яшь тулды. Балтачта үз йортыбыз белән яшибез. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading