16+

Балтачта, программа үтибез дип, бакчаларның астын өскә китергәннәр

"Бакчаларның асты өскә килде". Бу сүзләр Балтач бистәсенең Ленин урамындагы 17 һәм 19 нчы номерлы йортта яшәүчеләрдән яңгыраган. Вәзгыятьнең асылы "Безнең ишегалды" программасы буенча күпфатирлы йорт территорияләрен төзекләндерү эшләренә килеп тоташа.

Югарыда атап үтелгән йортларда яшәүчеләр әле сезгә чират җитми дигәч, тынычлап йөри идек, тәрәз каршындагы кечкенә генә булса да җир кишәрлекләребезне эшкәртә дә, әз-мәз яшелчәләр дә утырта башлаган идек, диләр. Көздән уздырылган җыелышта да бакчалар кирәк, аларны калдырабыз дип килешкәннәр. Аннан соң башка җыелыш та булмаган. Гомумән, безгә чират җиткәнче, дип тынычлап йөри биргәннәр.

"Көннәрдән бер көнне, халык эштә вакытны килеп коймаларны сүтеп киттеләр, аңышмаган өлкәннәр - безгә яңа койма тоталар икән дип сөенеште. Әмма озак та үтми, трактор белән кереп, бакчаларны ерып, коймаларның баганаларын йолкып чыктылар. Ә иң мөһиме бер нинди кисәтүсез, "Кош теле" кадәр генә кәгазьгә дә язып элмәгәннәр ичмасам.

Бүгенгә исә, башта  газон чапкыч белән нәрсә үсә шуны чабалар, аннары мотоблок белән бакчаларны аркылыга сукалап йөриләр. Шунда ук өлкән яшьтәге апа үзенең утырткан әйберләрен кире казып алыга тырыша", дип җан ярсуы белән мөрәҗәгать итте өлкәннәр.

Әлеге йортта яшәүчеләр, безне дөрес аңлагыз, эшләсеннәр, матурласыннар, без каршы түгел, әмма аны алдан кисәтеп була бит, бер кисәтүсез хезмәтебезне юкка чыгардылар, диләр.

Дөрестән дә, бәлки килешеп, сөйләшеп эшләгәндә бу аңлашылмаучанлык килеп тә чыкмаган булыр иде.

Чыганак: http://baltaci.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading