16+

Балык Бистәсе балалары «Яндекс.Лицей»да укый

Балык Бистәсе районы укучыларын бүгеннән үк көндәшлеккә сәләтле программистлар дияргә була. Районның 2нче урта мәктәбендә «Яндекс.Лицей» белем бирү проекты гамәлгә ашырыла.

Балык Бистәсе балалары «Яндекс.Лицей»да укый

Балык Бистәсе районы укучыларын бүгеннән үк көндәшлеккә сәләтле программистлар дияргә була. Районның 2нче урта мәктәбендә «Яндекс.Лицей» белем бирү проекты гамәлгә ашырыла.

2нче мәктәп директоры Мөнирә Талалаева сүзләренчә, биредә укучылар интернет-программалаштыруның теоретик һәм практик нигезләренә төшенә. Дәресләрдә кесә телефоннары өчен кушымталар ясарга өйрәнә.
Бу яңа проектка кушылырга теләүче 8-9нчы сыйныф укучылары иң элек логик фикерләүне тикшерә торган ун мәсьәләдән торган тест уза. Аны уңышлы тапшыручылар икенче этапка күчә һәм алар белән әңгәмә оештырыла. Шуннан соң гына иң сәләтлеләре сайлап алынып, программалаштыру нигезләрен өйрәнергә керешә.

– Хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белем бирү проектлары турында гел кызыксынып, киләчәкне алдан күреп, аларны үз эшчәнлегебезгә кертеп барырга тырышабыз. Бүгенге җәмгыять бездән яңа мәгълүмати технологияләрне яхшы белгән, көндәшлеккә сәләтле укучылар тәрбияләп чыгаруны таләп итә. Информатика укытучыбыз Юныс Кашапов та гел эзләнүдә. «Яндекс.Лицей» проекты да аның идеясе. Ул үзе дә Яндекста укулар узды, – дип сөйләде Мөнирә Талалаева.

Әлеге проект авыл мәктәпләренең нибары икесендә генә гамәлгә ашырыла. Берсе Алексеевскида булса, икенчесе – Балык Бистәсенең 2нче мәктәбендә. Биредә уку бушлай. «Яндекс. Лицей»да 8-9нчы сыйныф укучылары белем бирә. Укыту программасы ике елга исәпләнгән. Атнасына ике тапкыр 45әр минутлык ике дәрес бирелә.

– Бездә бу проект икенче ел эшләп килә. Анда укучылар Питон (Python) программалаштыру телен өйрәнә. Питон дөньяда иң популяр телләрнең берсе һәм ул күптөрле мәсьәләләр чишәргә мөмкинлек бирә. Дәресләрдә балалар теоретик мәгълүмат ала һәм практикада программалар яза. Укучылар язылган программаларын интернет аша «Яндекс.Лицей»ның LMS системасына җибәрә. Һәр эшләнгән мәсьәләгә балл куела. Мин биремнәрне шунда ук компьютердан тикшереп барам. Уку уңышлары исемлектә күренә. Рейтинг мәсьәләләрнең программалаштыру санына һәм төренә бәйле рәвештә төзелә. Икенче уку яртыеллыгына күчү өчен, нәтиҗәләр 25 баллдан ким булырга тиеш түгел. Икенче курска күчкәндә исә иң азы 45 балл алырга тиешләр, – ди Юныс Кашапов.

Дәресләр 2нче мәктәптә узса да, дәресләргә башка мәктәп балалары да йөри. Юныс Кашапов дәресләрне дистанцион рәвештә скайп аша да бирә икән. Дистанцион төркемдә Теләче, Питрәч мәктәпләре укучылары да укый. Ике еллык курсларны тәмамлагач, аларга сертификат бирелә. Ул Мәскәүдән кайтарыла, чөнки «Яндекс.Лицей» – Мәскәү проекты. Иң сәләтле укучылар, мәктәпне тәмамлагач, кече программистлар була, Яндекста эшли алачак.
– Укучылар өчен бу бик зур мөмкинлекләр бирә. Иң сөенечлесе – 13 бала беренче уку курсына килгән иде, икенче курсны да шул ук составта укыячаклар. Берсе дә төшеп калмады. Нәтиҗәләр дә күренә: аларның логик фикерләве арта, – ди Мөнирә Талалаева.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading