16+

Балык Бистәсе халкы ярыша-ярыша кышкы Сабантуйлар гөрләтә (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Татарстанда авыл халкының бергә җыйналышып, таудан чана шуу гадәте, мөгаен, Балтач районындагы Арборда башлангыч алгандыр. Әлеге матур үрнәккә хәзер республиканың башка авыллары да кушыла бара.

Балык Бистәсе халкы ярыша-ярыша кышкы  Сабантуйлар гөрләтә (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Татарстанда авыл халкының бергә җыйналышып, таудан чана шуу гадәте, мөгаен, Балтач районындагы Арборда башлангыч алгандыр. Әлеге матур үрнәккә хәзер республиканың башка авыллары да кушыла бара.

– Кышкы төндә биш хатын-кыз таудан чана шуган идек. Шунда авыл күләмендә чана шуу бәйрәме оештыру турында уй башыбызга килде. Арборда төрле уеннар һәм ярышлар оештырып чана шуу 20 ел рәттән үткәрелә инде, – дип искә төшерде «Шәһри Казан» газетасы баш редакторы урынбасары Зөлфия Хәлиуллина.

Оештыручыларның берсе – Зөлфия ханым ул вакытта Арбор авылында китапханәче булып эшләгән.
Балык Бистәсе районындагы Балтачта бергәләшеп чана шуу гадәтен биш ел элек Фердинант хәзрәт Хәкимов кузгатты. Ярышларда җиңүчеләргә бүләкләрне дә, авыл халкына һәм кунакларга җитәрлек пылауны да Фердинант хәзрәт үз хисабына әзерли. Чәй табынына тәмле-тәмле ризыкларны хатын-кызлар да пешереп алып килә.

Тау битен 2 яшьтән башлап 75 яшькә кадәрге кешеләр сырып алган иде. Җилләр җилләтеп таудан төшүләре – үзе бер рәхәт, чаналарыннан тәгәрәп-авып китүчеләрне карап тору – үзе бер күңелле.
– Үрмәләп булса да, тау башына менеп җиттем, район мулласы белән янәшә кайчан чана шуар идең әле тагын, – дип көлә лаеклы ялдагы укытучы Гөлзаһирә Гарипова.

Таудан иң еракка шуып төшүчеләргә бүләкләр каралган. Әгәр чанаң «тизйөрешле» түгел икән, борчыласы түгел. Тау итәгендә ир-атлар озын бауга бәйләнгән бүләкләрне күтәреп тора: чанаңда төшкән чагында үзеңә тигән көмешеңне эләктереп аласың. Ләкин бүләкләрне өзеп алырга бик җитез балалар белән өлкәннәр генә иреште.

Чана шуып арыгач, халык чәй табыны янына җыелышты. Тамак ялгаганнан соң, бердәм дога кылынды. Балтач мәчетенә йөреп яки бабасыннан-әбисеннән өйрәнгән догаларны сабыйлар укыды. Аларга шулай ук бүләкләр бирелде.

– Үз авылында иман нуры таратканы һәм догалы бәйрәм оештырганы өчен, Аллаһының рәхмәтләре төшсен Фердинант хәзрәткә. Казан мәдрәсәләренә көз айларында гошер сәдакасы итеп 32 тонна бәрәңге җибәрдек. Балтач халкы иң зур өлеш чыгарды. Мондый күркәм чараны районыбызның башка авыллары да оештырсын иде, – дип фикерләре белән уртаклашты Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов.

Әңгәмәгә Фердинант хәзрәт Хәкимов үзе дә кушылды:
– Милли бәйрәмебез – Сабантуй бар. Җәйгә әле ерак. Авылдашларның рухын күтәреп җибәрү максатында оештырылган кышкы Сабантуй инде бу. Беренче елны 30-40 кеше генә җыелгандыр. Быел инде күрше-тирә авыллардан да килделәр. Программа да тулыландырыла. Балтачта быел беренче мәртәбә райондагы кар чаналары (снегоход) узышы үткәрелде, 11 һәвәскәр катнашты. Булышлык күрсәткәннәре өчен, клуб хезмәткәрләренә, авыл активистларына рәхмәт!

Балтач җирле үзидарәсе рәисе Харис Гатиятов: «Сәламәт яшәү рәвешен, спортны пропагандалый торган, халыкны дуслаштыра һәм иманга өнди торган бик матур бәйрәм бу», – дип, Фердинант хәзрәтнең гамәлләрен ихластан хуплады.

Күки җирле үзидарәсе рәисе Альберт Бәдретдинов үзенең хис-кичерешләрен әйтмичә түзә алмады.
– Алла боерса, мондый бәйрәмне үзебездә дә башлап җибәрергә кирәк. Күкинең таулары Балтачныкыннан да биегрәк, – дип ялкынланып сөйләде Альберт Бәдретдинов.
Җәй авылдан-авылга татар халкының милли бәйрәме Сабан туена йөрсәк, кыш, култык астына чана кыстырып, кунакка барырга туры килмәгәе әле.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading